Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 апреля 2020 12:31

Кем - кем белән дус?

Бу фани дөньяда кешеләр арасында гына гармония булырга тиеш дип уйлау тирән ялгыш булыр иде. Бу кагыйдә бөтен тереклеккә кагыла. Чөнки бер-берсенә йогышмаган затлар янәшә була алмый. Бу яклап, чөгендер белән кишернең дә үз “вкуслары” булуын бакчачылар белә. Ә менә быел яз беренчегә бакча чәчеп-үстерергә җыенган дуслар өчен бу киңәшләр...

Бу фани дөньяда кешеләр арасында гына гармония булырга тиеш дип уйлау тирән ялгыш булыр иде. Бу кагыйдә бөтен тереклеккә кагыла. Чөнки бер-берсенә йогышмаган затлар янәшә була алмый.

Бу яклап, чөгендер белән кишернең дә үз “вкуслары” булуын бакчачылар белә. Ә менә быел яз беренчегә бакча чәчеп-үстерергә җыенган дуслар өчен бу киңәшләр ярап куяр.

Кайсы җимешләр янәшә утырса, яхшы уңыш алып була? Бакчада кем-кем белән дус, сүз шул хакта:

 “Килешәләр”

Чия һәм алма - кура җиләге белән.

 

Кура җиләге белән бакча җиләге янәшә үссә, алар яхшы үрчи.

Карлыган куаклары арасына суган утыртып, аны кышка җирдә калдырсаң, бөре бете белән зарарланмый.

 

Бакча җиләгенә фасоль, петрушка яхшы тәэсир итә. Сарымсак та аны саклый. Бакча җиләге рәтләре арасына утыртылган петрушка лайлач әкәм-төкәмнәрне куркыта. Җиләк кәбестә, суган, редис, торма, чөгендер һәм салат белән дә тыныша ала.

Баклажанны  колорадо коңгызын куркыта торган фасоль арасына утырту яхшы.

 

Кузаклы культуралар өчен уңайлы күрше - кыяр. Алар редис, бәрәңге, торма белән дә үзара дус була ала. Кузаклылар соңгыларны азот белән тукландыра.

Борчак кишер, кыяр, шалкан белән үзара ярдәмләшеп яши.

 

Кәбестә, күрше буларак, салат, суган, укроп, фасоль, редис һәм хәтта бәрәңгене дә якын күрә. Кәбестә араларына утыртылган укроп аның тәмен яхшырта һәм гөбләне куа.

Кәбестә кортларыннан саклар өчен аның тирәсенә әрем, бөтнек, дару ромашкасы, шалфей һәм чабыр утыртыгыз.

Бәрәңге баклажан, кәбестә, кукуруз, суган, сарымсак белән яраша. Фасоль исә аны азот белән тукландыра.

Суган һәм кишер  бер-берләрен корткычлардан саклый: кишер суган чебенен, ә суган кишер чебенен куа. Кишер помидор, салат, укроп, суган белән дә тату яши.

Кыяр түтәлләре арасына укроп чәчсәң, кыярның җимеш бирү вакыты озая.

Кыяр борчак һәм кәбестә белән дус.

 

Чөгендер  салат, борчак, укроп һәм петрушка белән туры килә.

Помидор исә борчак үсешенә тәэсир итә торган биологик актив матдәләр бүлеп чыгара. Помидорга сарымсак һәм укроп әйбәт күрше булып тора.

“Тешләшәләр”

Борчак фасоль һәм помидор белән яраша алмый.

 

Кәбестә помидор, петрушка һәм кишер белән конфликтка керә. Фасоль, укроп белән  дә дус түгел.

Бәрәңгене көнбагыш, помидор һәм кабак белән утырта күрмәгез. Алар аңарда фитофтороз авыруы барлыкка китерергә мөмкин.

Бәрәңгене чия, алмагач, кура җиләге җәберли.

Кыярны да якын күрми.

Кыярга исә помидор үсәргә ирек бирми. Ул бәрәңге белән дә дошман.

Кәбестә помидор,

Помидорга шалкан һәм бәрәңге комачаулый.

Чөгендер бәрәңге, кукуруз белән дә тыныша алмый.

 

Карлыган һәм крыжовникны янәшә утыртырга ярамый. Карлыганга крыжовник утчылы йогарга мөмкин.

            Фасоль һәм борчакны суган, сарымсак белән утыртырга киңәш ителми.

Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: yandex.ru