Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 апреля 2020 08:55

Кешелекне коронавирустан нәрсә коткарачагы билгеле

Галимнәр раславынча, Ковид-19 пандемиясен вакцинация генә җиңә ала. Чөнки бер тапкыр чирләп терелгән кешеләрдә дә бу чиргә карата ныклы иммунитет барлыкка килмәячәк. Франциянең иммунология профессоры Эрик Вивье фикеренчә, яңа коронавирус гадәти булмаган билгеләр күрсәтә. 2002-2003 елларда SARS эпидемиясе вакытында чирләп терелгән кешеләрнең иммунитеты уртача алганда өч елга гына җиткән. Көньяк...

Галимнәр раславынча, Ковид-19 пандемиясен вакцинация генә җиңә ала. Чөнки бер тапкыр чирләп терелгән кешеләрдә дә бу чиргә карата ныклы иммунитет барлыкка килмәячәк.

Франциянең иммунология профессоры Эрик Вивье фикеренчә, яңа коронавирус гадәти булмаган билгеләр күрсәтә. 2002-2003 елларда SARS эпидемиясе вакытында чирләп терелгән кешеләрнең иммунитеты уртача алганда өч елга гына җиткән.

Көньяк Кореяда коронавирустан терелгән кешеләрнең яңадан чирли башлавы билгеле. Ул герпес кебек хроникка әйләнә һәм бернинди билге күрсәтми генә кеше органызмында яши башлый.

Профессор әйтүенчә, җиңелчә генә чирләп үткәрүчеләрнең иммунитеты ныклымы, әллә реанимациядә ятып чыкканнарныкымы, билгесез. Шуңа да вакыт үтү белән кешелектә бу чиргә карата коллектив иммунитет барлыкка килеп, аны җиңә алырбыз дип ышанычлы әйтеп булмый.

Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: lenta.ru