Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 марта 2020 08:19

КОРОНАВИРУС ТУРЫНДА МИФЛАР

  Йогышлы авырулар белән беррәттән алар турында хаталы фикерләр дә тарала тора. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы яңа коронавирус хакында йөргән иң популяр мифларны кире какты: Коронавирус Кытайдан килгән хатлар һәм посылкалар аша йокмый Йорт хайваннарың (этләр һәм мәчеләр, мәсәлән) яңа коронавирусны йөртә алуларын дәлилләүче мәгълүмат юк Үпкә ялкынсынуына (пневмония) каршы...

 

Йогышлы авырулар белән беррәттән алар турында хаталы фикерләр дә тарала тора. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы яңа коронавирус хакында йөргән иң популяр мифларны кире какты:

Коронавирус Кытайдан килгән хатлар һәм посылкалар аша йокмый

Йорт хайваннарың (этләр һәм мәчеләр, мәсәлән) яңа коронавирусны йөртә алуларын дәлилләүче мәгълүмат юк

Үпкә ялкынсынуына (пневмония) каршы вакциналар яңа коронавирустан сакламый, коронавируска каршы вакцина уйлап табу һәм җитештерү әлегә галимнәр кулында

Яңа коронавирусны да, башка вирусларны да антибиотиклар белән дәвалап булмый! Вирус бактерияләр китереп чыгара торган авыруларның азып китүенә сәбәпче булган очракта гына – бактерияләргә каршы гына нәтиҗәле булачак.