Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2020 08:14

Санамышлар

Берәм, берәм, берәмләп, Әби йөри кеше әрләп. Кәҗәләрен кешәнләп Бабай бара басуга, Сулга карый ун агай, Уңга карый ун агай; Бар чыгып кит син, агай! *** Кыш китте, яз килде, Үрдәк белән каз килде Тау башлары ачылды, Ак ташлары чәчелде. Сайрыйлар тургайлар, Шалтырыйлар сабаннар. Моңая сыерчык, Җыр җырлый чыпчык, Син...

Берәм, берәм, берәмләп,

Әби йөри кеше әрләп.

Кәҗәләрен кешәнләп

Бабай бара басуга,

Сулга карый ун агай,

Уңга карый ун агай;

Бар чыгып кит син, агай!

***

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде

Тау башлары ачылды,

Ак ташлары чәчелде.

Сайрыйлар тургайлар,

Шалтырыйлар сабаннар.

Моңая сыерчык,

Җыр җырлый чыпчык,

Син тор, бу чык!

***

Каенда — карга,

Имәндә— чыпчык,

Җирдә — елан,

Һавада — кош,

Бар син оч!

***

Элеш, мәлеш,

Мичтә бәлеш.

Казанда ит,

Аша да кит.

***

Бер тай, ике тай, өч тай, дүрт тай, биш тай, алты тай, җиде тай, сигез тай, тугыз тай, ун тай — чыгып тай!

***

Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык, алты чыпчык, җиде чыпчык, сигез чыпчык, тугыз

чыпчык, ун чыпчык — очып чык!