Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 марта 2020 07:26

Тел турында мәкальләр

Тел турында мәкальләр Анам биргән туган тел, атам биргән корал тел. Бит күрке күз, тел күрке сүз. Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, иң ачы нәрсә дә — тел. Әдәп башы — тел. Татлы тел тимер капканы ачар. Тел — ананың теләге, тел — ананың баласына иң кадерле бүләге....

Тел турында мәкальләр

Анам биргән туган тел, атам биргән корал тел.

Бит күрке күз, тел күрке сүз.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, иң ачы нәрсә дә — тел.

Әдәп башы — тел.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Тел — ананың теләге, тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

Баланың моңын ана белер.

Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

Буй үстергәнче, акыл үстер.

Кыз бала анасына чын дус була.

Эш сөйгән үкенмәс.

Хезмәт төбе – хәзинә.

Агач – җимеше белән, адәм – эше белән.

Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Кем эшләми, шул ашамый.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Һөнәре бар үргә йөзәр.

Күңел курка, кул эшли.