Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 апреля 2020 13:36

Холестеринны ничек киметергә?

Холестеринны киметү өчен берничә киңәш:1.Юкә агачы чәчкәсен җыеп киптерәбез. Аны кофемолкада он хәленә кергәнче ваклыйбыз. Көненә 3 тапкыр 1 бал калагы кабып, артыннан ярты стакан су эчеп куябыз. 1 ай  эчәргә дә 2 атна тәнәфес ясарга. Ярты ел дәвамында шулай эчсәгез, холестериныгыз нормага килер.2. Умарта корты җилеме  ягъни прополис та кандагы “алама”...

Холестеринны киметү өчен берничә киңәш:
1.Юкә агачы чәчкәсен җыеп киптерәбез. Аны кофемолкада он хәленә кергәнче ваклыйбыз. Көненә 3 тапкыр 1 бал калагы кабып, артыннан ярты стакан су эчеп куябыз. 1 ай  эчәргә дә 2 атна тәнәфес ясарга. Ярты ел дәвамында шулай эчсәгез, холестериныгыз нормага килер.
2. Умарта корты җилеме  ягъни прополис та кандагы “алама” майларны куып чыгара. Ашарга ярты сәгать калгач, 4%лы прополис төнәтмәсен  30 мл  суга 7 тамчы тамызып эчәргә. Дәвалау курсы 4 ай.
4. Люцерна үләне дә файдалы. Аны өй шартларында чәчеп үстереп, көн саен яшел яфракларын ашарга. Яки бу үләннең сутын чыгарып, көнгә 3 тапкыр 2 бал кашыгы  эчәргә дә була.
5.Камыр агачының (икенче исеме – дүләнә, русча атамасы – боярышник) чәчәкләрен яки җимешләрен җыеп киптерегез. 1 аш кашыгы дүләнә чәчәге яки 2 аш кашыгы җимешенә 1,5 стакан су салып, төнәтмә әзерлибез. Аны көн дәвамында ашарга ярты сәгать кала өч тапкыр эчәбез.

Чыганак: pixabay.com