Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 августа 2022 11:33

Җиләк-җимешләр турында табышмаклар

“Алма!” –  дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар? (Алма) *** Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште. (Алма) *** Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия) *** Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. (Кура җиләге) *** Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым. (Җир җиләге) ***...

Алма!” –  дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?

(Алма)

***

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште.

(Алма)

***

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек;

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр.

(Чия)

***

Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер.

(Кура җиләге)

***

Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.

(Җир җиләге)

***

Үлән араларында торам яшеренеп,

Ашыйсың килсә, ал мине өзеп.

(Җиләк)

 

***

Кызыл бүкәй, ак чүкәй.

(Кура җиләге)

***

Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.

(Карбыз)

***

Тышы таш, эче боз.

Тәрәзә-ишек куймаган, эчен кемдер буяган.

(Карбыз)