Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 февраля 2024 10:27

Бүген каһарман язучы Муса Җәлилнең тууына 118 ел.

Муса Җәлилнең балалар өчен шигырьләре

Куян

Куян салкыннан
Туңган, куырылган,
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикреп урманга
Чабып югалды.
–  Куян, син кайда?
–  Яшел тугайда.
–  Куян, син кайда?
–  Ерак чүлләрдә.
–  Куян, син кайда?
–  Калын урманда.
–  Куян, син кайда?
–  Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.

Суык бабай

Суык бабай, кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил.

Кызыма

Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.

Таңнан торып бакчада
Уйнадың син көнозын.
Аргансыңдыр, кил, кызым,
Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!
Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Күке

Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Иштелә моңлы
Бер кошның тавышы:
–  Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!

Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
–  Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
–  Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!

Көз җитте

Киң болыннарда,
Урман-кырларда,
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә,
Көзге салкыннан
Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып,
Кошлар да китте.

Кошлар шикелле
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр
Вакытлар җитте.

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм бер бала.
Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.
Мин балага киләм:
–  Әллә, –  димен, -
Звонокка буең җитмиме?
 –  Җитми шул, –  ди.
 –  Кая, үзем басыйм.
Бернеме, – дим, –  әллә икеме?
–  Биш, ди. – Басам.
Шуннан бала әйтә:
 –  Абзыкай, син нинди йөрәкле!
Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,
Икебезгә дә бирер кирәкне!