Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 февраля 2024 11:25

ИБРАҺИМ БИЕКТАУЛЫ

Балалар өчен шигырьләр

    КӘҖӘЛӘР
Елганың уртасында –
Ямь-яшел бер утрау:
Кәҗәләргә татлы азык –
таллар  үсеп  утыра.
Елга  ярында – комда
тезелеп  ята көймәләр...
Иртүк торып, кәҗәләр
Көн дә шунда киләләр.
Кәҗәләр  тәртиплеләр –
Сабыр итә беләләр,
Утрауга чыгарга –
көймәчене  көтәләр...

         ӘТӘЧ
Күлмәге – аллы-гөлле.
Башында – кызыл  чугы,
Кәттә басып йөри ул –
Тавыклар горурлыгы.
Безнең әтәч – музыкант,
Көн дә быргы уйната,
Иртән бөтенесен дә
Йокысыннан уята…

      АТА   КАЗ
Урамда  үсә  чирәм –
ямь-яшел матур келәм.
Әнә, шушы келәмдә
йөри казлар – зур гаилә.
Күп бәпкә-бәбиләре,
Арада әниләре –
болары – тәтиләре...
Бик  усал  әтиләре.
Карап тора Ата каз.
Башын биек күтәргән.
Инде мәктәп янына
Ничек кенә үтәргә?
Әллә кайдан таный ул,
мине күрсә, талый ул.
Тик аңламыйм: ни өчен
Мине дошман саный ул?!.

ҮРМӘКҮЧ

Үрмәкүч  җеп  урый
Матурлап, пөхтәләп:
Бер төшә  аскарак,
Бер менә  өскәрәк,
Бер китә  сулгарак,
бер килә  уңгарак...
Ятмәгә  әйләнә
Бу эше  соңгарак.
Ә ятьмә – бик нечкә,
бик яхшы  җайланма
Үрмәкүчкә  азыкка –
чебеннәр  ауларга...