Килегез безнең бакчага, ярминкә бүген бездә!
Казан шәһәре Совет районының 67 нче номерлы «Күчтәнәч» балалар бакчасында көзге ярминкә узды.
Алтын көз җиребездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез безгә бакчага –
Ярминкә бүген бездә!
Казанның 67 нче номерлы «Күчтәнәч» исемле балалар бакчасында көзге ярминкә шундый чакыру сүзләре белән башланып китте. Күңелләрне дәртләндереп, татарча җырлар янгырый. Тукай бабаебызның әкият геройлары Су анасы белән Шүрәле дә балалар арасында йөри.
Бакчабызда көзге муллык белән ярминкә үткәрү матур традициягә әверелде. Әлеге тамаша ел саен ата-аналар көче белән башкарыла. Барлыгы 11 төркем, берсеннән-берсе уздырып, өстәлләрен матур итеп бизгәннәр, мул итеп әзерләгәннәр. Биредә нәрсә генә юк! Алтын-сары төстәге кабаклар да жанланган: алар төрле фигураларны чагылдыралар. Көнбагышларга карасаң, күктәге кояш өстәлгә төшеп утырган, диярсең. Көзге бакча яшелчәләреннән тыш, өстәлләрдә тәмле сыйлар, кышка дип әзерләнгән салат, кайнатмалар да урын алган. Алар балалар игьтибарын аеруча җәлеп итте!
Әкият геройлары белән фотога төшәсең киләме? Рәхим ит! Алтын көзнең бар матурлыгын чагылдырган беренче фотозона да. 4 нче төркем әти-әниләреннән балалар бакчалары хезмәткәрләре көненә бүләк итеп ясалган икенче фотозона үзенә җәлеп итә.
Тукай бабай үзенең «Печән базары» поэмасында:
«Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана», – дип язган.
Безнең бакчабыз ярминкәсендә беркем алдамый да, алданмый да. Бәяләр үтемле.
Көне дә бик матур булды, кояш күктән безне күреп, елмаеп кына торды. Ә балаларның ничек шатлананганын күрсәгез! Сатып та алалар, үзләрен сатучы ролендә дә сынап карыйлар. Алар бит ярминкәне ел саен зарыгып көтеп алалар, әти-әниләренә мөмкин кадәр ярдәм итәләр. Бу юлы да бакчада балаларның шат авазлары тынмады. Аларның йөзләрендәге елмаю, шатлыкны күреп тәрбиячеләрнең дә, әти-әниләрнең дә күңелләре сөенде. Әйе, әлегедәй ярминкәләрне балалар бакчаларында үткәрү мөһим икәненә инанасың. Үсеп, олы тормыш юлына аяк баскач, бик күп базарлар күрер әле нәниләребез. Ә менә бакчада үткәрелгәне, үзләренең дә азмы-күпме өлеше кергән балачак ярминкәләре аларның күңелләрендә якты хатирә булып калыр, дип ышанабыз.
Ярминкәне оештырырга ярдәм иткән әти-әниләргә һәм мөмкинлек тудырганы өчен бакчабыз мөдире Гөлнара Ринат кызы Вәлиуллинага олы рәхмәтебезне житкерәбез.
Мәкаләне 67 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Ф.Ш.Миннегалиева әзерләде.
Фото Казан шәһәре Совет районының 67 нче номерлы балалар бакчасы архивыннан алынды.