Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 апреля 2017 14:23

Җитен мае ябыктыра?

Әйтик, җитен маен гына алыйк. Аның ярдәмендә, сәламәтләнеп кенә түгел, ә җитди авыруларны булдырмый калырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, ул В төркеменә кергән витаминнарга бай, аңарда шулай ук организм өчен кирәк булган цинк, аксым, магний, калий, А, В, F һәм E витаминнары, омега-3 һәм омега-6 кислоталары бар. Әйтүләренчә, аңардагы...

Әйтик, җитен маен гына алыйк. Аның ярдәмендә, сәламәтләнеп кенә түгел, ә җитди авыруларны булдырмый калырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, ул В төркеменә кергән витаминнарга бай, аңарда шулай ук организм өчен кирәк булган цинк, аксым, магний, калий, А, В, F һәм E витаминнары, омега-3 һәм омега-6 кислоталары бар. Әйтүләренчә, аңардагы омега-3 мае атаклы балык маеннан да күбрәк икән.

Җитен мае йөрәк-кан, нерв һәм иммун системасына, бавырга уңай тәэсир итә. Ул чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта, начар холестеринны киметә, ашкайнатуны яхшырта, аллергиядән коткара. Шул уңайдан аны һәркөнне теләсә нинди ризыкка кушарга була. Аны көн дә кулланган очракта, кан йөреше системасы чистара, организмнан зарарлы матдәләр чыга, кан басымы, матдәләр алмашы көйләнә, йөрәк авырулары һәм шикәр чире барлыкка килү куркынычы кими, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге яхшыра.

Җитен мае төрле тире авыруларын дәвалаганда да файдаланыла. Аны, олылар белән беррәттән, кечкенә балаларга да эчерергә мөмкин. Чөнки ул баш мие эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә.

Рационда терлек майлары урынына җитен маен кулланганда, артык гәүдә авырлыгыннан да котылырга мөмкин. Сәбәбе нидә, дисезме? Гәүдә юанаюга китерә торган сәбәпләрнең берсе стресслар икәне һәркемгә мәгълүм. Ә җитен мае исә тынычландыра. Тагын бер файдалы үзлеге – җитен орлыгыннан ясалган май күкрәк рагы һәм туры эчәклектә шеш барлыкка килүне кисәтә. Төрле битлекләр ясаганда да кулланылуын истә тотканда, хатын-кызлар өчен җитен мае көндәлек кулланылышта беренче урында торырга тиеш.

http://shahrikazan.com