Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 августа 2022 06:23

Организм өчен иң файдалы җиләк нинди?

Табиблар сүзләренчә, бу җиләк каротиннарга, эфир майларына, антоциантларга, антиоксидантларга, K, E һәм P витаминнарына, дубиль матдәләргә һәм башка күп кенә файдалы элементларга бай.  Кара карлыган куллану иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын активлаштыра, тешләр һәм сөякләрне ныгыта, организмны яхшырта һәм күз басымын киметә. Әлеге җиләк коры тән тиресеннән һәм кычытулардан интегүчеләргә дә булыша, компьютер янында...

Табиблар сүзләренчә, бу җиләк каротиннарга, эфир майларына, антоциантларга, антиоксидантларга, K, E һәм P витаминнарына, дубиль матдәләргә һәм башка күп кенә файдалы элементларга бай. 

Кара карлыган куллану иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын активлаштыра, тешләр һәм сөякләрне ныгыта, организмны яхшырта һәм күз басымын киметә. Әлеге җиләк коры тән тиресеннән һәм кычытулардан интегүчеләргә дә булыша, компьютер янында озак утыручыларның күз арыганлыгын бетерә һәм йөрәккә уңай йогынты ясый, ди.

Бу гына да түгел, җиләктә фолий кислотасы шактый , ул радиациянең кеше организмына йогынтысын киметергә ярдәм итә һәм аннан кургаш, терекөмеш, токсиннар һәм кобальтны чыгара икән. Әлеге функцияне бигрәк тә кипкән җиләк-җимештән ясалган компотлар башкара. 

Моннан тыш, кара карлыган цистит, язва, цинга, холицистит, ревматоид, артрит, авитаминоз, герпес һәм башка авырулар вакытында да бик файдалы, дип хәбәр итә «Медикфорум» сайты.