Мәрьям Сабированың талантлары...

Танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьямнең казанышлары, уңышлары хакында әледән-әле ишетеп, күзәтеп барабыз. Ике яшь ярымнан нәфис гимгнастика белән шөгыльләнүе берәүгә дә сер түгелдер. «Беренче канал»да Максим Галкинның «Лучше всех» тапшыруында катнашып тамашачыларны шаккаттырып кайтты ул. Ул вакытта Мәрьямнең казанышы белән бөтен республика горурлангандыр. Инста тасмада Мәрьямнең үз аккаунты бар. Ул анда яңалыклары, күзәтүләре хакында дуслары, якташлары белән бүлешеп тора. Күптән түгел генә музыка коралларында уйнаган видеоязмага да тап булдык. «Музыкальная пауза с классной руководительницей папы» дип яза ул әлеге постка. Данирның кече кызы Дания һәм укытучылары белән алар музыка коралларында уйныйлар. Нәфис гимнастикада гына түгел, моң дәрьясендә дә күрербез әле сәләтле кызларны!

Фото: @sabirova_maryam

Г.Ярмиева

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2022 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»