Самирны котлыйбыз!

«Кичә генә улыбыз туган кебек иде, бүген инде Самирыбызга 5 яшь! Ул безнең чын джентельмен: хатын-кызларга ишек тә ача, сумка авыр булса, аны да күтәрешәм ди... Көтмәгәндә, яныңа килеп, үбеп: «Мин сине яратам!» - дип тә китә. Кызларны бик ярата. Алар белән танышып, шундук уртак тел табып, инде аларны кунакка да чакыра башлый. Улыбыз! Шатлыгыбыз безнең, туган көнең белән! Игелекле, тәүфыйклы бала булып үс! Бәхетле, сау-сәламәт бул! Эллари һәм Кәмилә белән дус булып, туганлык җепләрен өзми, бер-берегезне кадерләп яшәгез. Без сезне бик яратабыз!» дип яза Гузәл Уразова. Самир теләгәнчә, туган көннең барлык шартлары туры килеп үткән, күрәсең. Икенче бер постында ул: «Самир улыбызның хыялында шундый туган көн иде: туганнар һәм дуслар әйләнәсендә, машинка-шарлар һәм машинкалы тортик белән. Әйе, LOL түгел бу, Хот Вилс, күпкә серьезныйрак тема». Теләкләр белән мөмкинлекләрнең туры килүе бик әйбәт инде! Шулай бит, Самир. Самирны котларга барлык дуслар да кушылган. Без дә изге теләкләргә кушылабыз!!!

@guzelurazova

Г.Ярмиева

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Самир улыбызның хыялында шундый туган көн иде: туганнар һәм дуслар әйләнәсендә, машинка-шарлар һәм машинкалы тортик белән ☺ Әйе, LOL түгел бу, Хот Вилс, күпкә серьезныйрак тема ? Бәйрәм бик күңелле узды! Безнең белән булган якыннарыбызга, сезнең котлауларыгызга зур рәхмәт! ?Ямьле һәм тәмле ресторан @tugan_avilim ? Телеңне йотарлык торт @desserts_kazan ? Күңелле аниматор @bairamkazan ? Үз эшенең остасы - фотограф @shigapova_anya ?Һәм, әлбәттә, чиксез рәхмәтебез Алсуга @nikah_tatarstan

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»