Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 сентября 2019 13:12

Раяз Фасихов: «Укытучылар, әти-әниләренең кем булуына карап, укучыларны аермасын иде»

«Җырчы баласы булгач, укучыга карата башка мөнәсәбәт булырга тиеш дигән әйбер белән килешмим. Безнең мәктәптә бу типтагы күренеш юк та. Балаларым укыган мәктәптә Илназ Бахның улы да укый. Укытучыларда безнең балаларыбызга карата башка караш булырга тиеш түгел. Аларга да имтихан бирергә кирәк бит, шуңа күрә диктантларын да язалар, контроль эшләрен...

«Җырчы баласы булгач, укучыга карата башка мөнәсәбәт булырга тиеш дигән әйбер белән килешмим. Безнең мәктәптә бу типтагы күренеш юк та. Балаларым укыган мәктәптә Илназ Бахның улы да укый. Укытучыларда безнең балаларыбызга карата башка караш булырга тиеш түгел. Аларга да имтихан бирергә кирәк бит, шуңа күрә диктантларын да язалар, контроль эшләрен дә эшлиләр», - ди Раяз.

Түрәләрнең, җитәкчеләрнең балаларына «поблажка» дигән әйбер бар микән, сорыйк әле.

«Түрәләр үзләренең балаларын каядыр бер тирәдәрәк укыталар. Андагы укытучылар ияләшеп беткәннәрдер дә. «Бу моның баласы, тегесе тегенең баласы», - диләрдер.

Укытучылар үзләренең максатларын онытмасыннар иде. Аларның төп максатлары - белем бирү. Бу максатны үтәгәндә, әти-әниләрнең кем булуына карарга кирәкми. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның улы укыган гимназиядә дә булганым бар. Әлеге гимназиядә түрәләрнең дә балалары укый. Әлбәттә, анда укыту системасы башкарактыр», - дип сөйләде җырчы.

Раязның кызы Венера да, улы Рамазан да сәләтле балалар. Кайвакыт балалар төрле чараларда чыгыш ясыйлар, бәйгеләрдә катнашалар. «Әгәр дә балаларыма берәр җирдә чыгыш ясарга кирәк икән, укытучылар аңлыйлар. Үзем дә укучы булганга төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашканда, дәресләрне калдырырга туры килә иде. Бәйгеләрдә катнашканда, балаларым Фасихов фамилиясе белән чыгыш ясыйлар. Җырчы балалары булу аларга җаваплылык өсти. «Минем балама урын бирегез әле», - дип сорап та йөрмим, кирәк тә түгел. Кыскасы, укытучылар укучыларны аерырга тиеш түгел. Шуны әйтеп китәргә кирәк: мәктәптә чаралар үткәрелсә, оештыручылар җырларга чакырсалар, баш тартмыйм, килеп җырлыйм», - ди Раяз.

интертат

@rayazfasikhov