Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2019 08:44

38 яшьлек Екатерина Гамова беренче баласын тапты

Танылган волейболчы, ике тапкыр дөнья чемпионы, 38 яшьлек Екатерина Гамова беренче тапкыр бәби тапты. Дөньядагы иң яхшы волейболчыларның берсе бәби табу турында хәбәрне «Матч ТВ» каналында туры эфирда Татьяна Грачева хәбәр итте. Алар Гамова белән бер командада уйнаган иде. Екатерина Гамова һәм аның ире Михаил Мукасей гаиләсендә ир бала туган....

Танылган волейболчы, ике тапкыр дөнья чемпионы, 38 яшьлек Екатерина Гамова беренче тапкыр бәби тапты.

Дөньядагы иң яхшы волейболчыларның берсе бәби табу турында хәбәрне «Матч ТВ» каналында туры эфирда Татьяна Грачева хәбәр итте. Алар Гамова белән бер командада уйнаган иде.

Екатерина Гамова һәм аның ире Михаил Мукасей гаиләсендә ир бала туган. Аның буе 57 см, авырлыгы 4020 г. Баланың исеме әлегә билгеле түгел, дип яза «КП» сайты.

Екатерина Гамова Казанның «Динамо» волейбол командасы составында алты сезон уйнады. Буе 202 см, ул тупны 321 см ераклыкка ыргыта, 310 см биеклектә тупны тотып кала ала.

интертат