Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 октября 2019 08:39

Булат Бәйрәмов: «Тырыша-тырыша татар кызы үстерәбез»

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның яшь тә дүрт айлык кызлары Зәйнәп гаиләдә татарча сөйләшә. Шулай да гаилә башлыгының  башына уй төшкән бит әле, бик кирәкле, мөһим сорауны күтәргән. «Тырыша-тырыша татар кызы үстерәбез, ләкин балалар бакчасында момент шатырдатып русча сөйләшә башлый инде. Сездә дә шул ук хәлме? Алдан ук язам: бер...

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның яшь тә дүрт айлык кызлары Зәйнәп гаиләдә татарча сөйләшә. Шулай да гаилә башлыгының  башына уй төшкән бит әле, бик кирәкле, мөһим сорауны күтәргән.

«Тырыша-тырыша татар кызы үстерәбез, ләкин балалар бакчасында момент шатырдатып русча сөйләшә башлый инде. Сездә дә шул ук хәлме? Алдан ук язам: бер генә дә балалар бакчасын гаепләмим, вакыты-заманы шундый.» - дип яза ул. Уйланырлык та... 

Кайбер әбүнәчеләр язуынча, «А мы на татарском не понимаем. Ну хватит уже» - диюче балалар да бар икән.

«Оныгыма өч яшь. Татар садигына йөри. БИК матур итеп урысча сөйләшә. Улым, урысча бернәрсә дә аңламыйм бит, диям дә, китә матур итеп татарча сөйләп. Шулай инде, ике телне дә белергә кирәк!» дип язучылар да бар.

Минемчә, садикта русча булса да, өйдә татарча сөйләшергә кирәктер. Бер өйрәтсәң, әкренләп татарчасын онытмый инде ул.

@bulat_bairamov