Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 апреля 2017 12:33

Әти кешенең тәрбия ысуллары

Әти кешенең тәрбия ысулларын психологлар 4 төргә бүлә. Кайсы яхшырак соң? Әти кеше кем ул? Икенче әни түгел. Әнине алыштыручы да була алмый, әлбәттә. Әти – әти инде ул. Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес буларак җитешәчәген фаразлап була. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз: Тәрбия ысуллары Әти...

Әти кешенең тәрбия ысулларын психологлар 4 төргә бүлә. Кайсы яхшырак соң?

Әти кеше кем ул? Икенче әни түгел. Әнине алыштыручы да була алмый, әлбәттә. Әти – әти инде ул. Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес буларак җитешәчәген фаразлап була. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Тәрбия ысуллары

Әти кешенең тәрбия ысулларын психологлар 4 төргә бүлә:

1.Җитәкче. Мондый әти әмер бирә, сораштыра, җәза бирә, кичерә һәм күзәтчелек итә.

2. Остаз. Аңлата, сорый, киңәш бирә, фикер алыша.

3. Дус. Барысын да бала белән бер тигезлектә эшли. “Сугыш уены”н уйный, бераз шаярып ала һ.б.

4. Чит кеше. Бала тормышына бөтенләй катышмый. Бу вазыйфаны йә әнисенә йөкли, йә «бала үзен-үзе тәрбияләргә тиеш» дип саный.

Кайсы яхшырак соң?

«Җитәкче» ысулы бала кечкенә вакытта гына кулланышка яраклы. Яшүсмер чакта ул низаглар китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки аңа таләпләрнең нигезле икәнлеген дәлилләү мөһим. Урынсыз боерыкларга аның күңелендә табигый ризасызлык туа.

«Дус» ысулы яхшымы? Чынлыкта, юк. Бала өчен әтисенең абруе бик мөһим. «Яшьтәш» итеп кабул ителгән әти балага тиешле тәрбияне бирә алмый. Тик бала мондый «дус»ны бик шатланып кабул итә. Чөнки әнисе барысын да рөхсәт итмәскә мөмкин бит.

Мөгаен, иң уңайлы ысул: «остаз»дыр. Ул әти кешенең бала тормышында турыдан-туры катнашуын, түземле аңлатуын, урынлы җәза бирүен, аерым уңышлары өчен бүләкләүне, килеп чыккан мәсьәләләрне бергәләп хәл итүне күздә тота.

Менә шундый җаваплы эш ул – әти булу. Җаваплылык авырлыгы сезне аталык бәхетеннән мәхрүм итмәс, улыгыз яки кызыгызның сезгә төбәлгән карашларын дөньядагы бернәрсә дә алмаштыра алмас!

Инна Идрисова.