Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 августа 2019 10:40

Балага иртәнге гимнастиканы ничек ясатырга?

Сабыена спортка карата мәхәббәт һәм уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәр әти-әнинең бурычы. Һәм моңа беренче адым - баланы иртәнге зарядка ясарга өйрәтүдән башлана. Иртәнге гимнастикасы ярдәмендә сабыйның күңеле күтәрелә һәм йокыдан тулысынча уянып,  җиңел генә көндезге ритмга кушылып китә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, зарядканы көн тәртибенә ике яшьтән үк кертергә була. Иртәнге...

Сабыена спортка карата мәхәббәт һәм уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәр әти-әнинең бурычы. Һәм моңа беренче адым - баланы иртәнге зарядка ясарга өйрәтүдән башлана. Иртәнге гимнастикасы ярдәмендә сабыйның күңеле күтәрелә һәм йокыдан тулысынча уянып,  җиңел генә көндезге ритмга кушылып китә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, зарядканы көн тәртибенә ике яшьтән үк кертергә була. Иртәнге гимнастиканы даими рәвештә уздыру балалар организмының сәламәтлегенә һәм физик үсешенә уңай йогынты ясый.

Балалар гимнастикасының вакыты баланың яше белән бәйле: 2-3 яшьтә башкару вакыты нибары 5 минут, 6 яшьтә-10-12 минут тәшкил итергә мөмкин.

*Өлкәннәр – бала өчен үрнәк. Шуңа да ата-аналар һәрвакыт бала белән бергә   гимнастика ясарга, шулай ук аның җиңел һәм уңайлы булуын искәртергә тиеш.

*Бала кечерәк булган саен, күнегүләргә күбрәк уеннар кертегез. Бу күнегүләрнең күңелле исемнәре булырга мөмкин, мәсәлән, «самолетик», «җил», «шыксыз аю баласы». Гимнастиканың бөтен комплексын сюжет уены буларак,    әйтик, «Куянны күнегүләр ясарга өйрәтәбез» дип үткәрергә тырышыгыз.

*Иртәнге гимнастика өчен бик күп шигырьләр бар, алар балага яңа күнегүләр үзләштерергә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итәчәк.

*Күңелле музыка астында зарядка ясагыз – ритмик көйләр яки балалар җырлары. Аларның роле бик мөһим

*Һәр 10 көн саен 1-2 күнегүне алмаштырырга кирәк.

*Шөгыльләнү өчен уңайлы кием сайлап алыгыз, хәрәкәтләнергә җиңел һәм уңайлы булсын. Аякка носки киегез

*Сабыйның иң кечкенә казанышларын да мактагыз.

*Балага шөгыльләнү кызыклырак булсын өчен якты инвентарь сатып алыгыз.

Г.Ярмиева