Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 августа 2019 07:31

Кроссовки киюнең сәламәтлеккә зыяны бармы?

Табиблар йөгерү өчен аяк киеме сайлау алдыннан ортопед белән киңәшләшергә тәкъдим итә. Дөрес сайланмаган спорт аяк киеме физик күнегүләр ясаганда дискомфорт китерергә мөмкин. Шулай ук аяк сызлаулары, имгәнүләр һәм төрле авырулар чыга ала. Бу турыда табиб-ортопед Кристина Роу-Бауэр сөйләгән, дип яза РИА Новости. Кроссовкаларны уңышсыз сайлау нәтиҗәсендә көзән җыерулар, фасциит...

Табиблар йөгерү өчен аяк киеме сайлау алдыннан ортопед белән киңәшләшергә тәкъдим итә.

Дөрес сайланмаган спорт аяк киеме физик күнегүләр ясаганда дискомфорт китерергә мөмкин. Шулай ук аяк сызлаулары, имгәнүләр һәм төрле авырулар чыга ала. Бу турыда табиб-ортопед Кристина Роу-Бауэр сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Кроссовкаларны уңышсыз сайлау нәтиҗәсендә көзән җыерулар, фасциит авыруы булырга мөмкин, шулай ук уңайсыз кроссовки кию аркасында тырнак та төшә ала.

Шуңа бәйле рәвештә, табиблар йөгерү өчен аяк киеме сайлау алдыннан ортопед белән киңәшләшергә тәкъдим итә. «Күнегүләр вакытында нинди дә булса авырту килеп чыкса, аны табибка әйтергә кирәк», - ди табиб.

Роу-Бауэр сүзләренчә, кроссовки сайлаганда аяк табанының үзенчәлеген, йөгерү стилен һәм авырлыкны исәпкә алырга кирәк.

Кроссовкины көн азагында - аяклар бераз гына шешенеп киткәч, сатып алырга кирәк. Моннан тыш, аларның очлары киң булырга тиеш, ди табиб.

интертат