Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 августа 2019 07:40

Балалар өчен иң аллерген продуктлар нинди?

Сорауга аллергияне дәвалау өлкәсе белгечләре җавап бирә. Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергия бүлеге аллергология бүлегенең аллерголог-иммунологы, КДМУның клиник иммунология кафедрасы профессоры Резеда Хәкимова: – Сыер сөте, тавык йомыркасы һәм чикләвек – өч яшькә кадәр балаларда аллергия чыгуның иң еш күзәтелә торган сәбәпләре. Сөт аксымына аллергия 30-40 процент очракта 8 яшькә...

Сорауга аллергияне дәвалау өлкәсе белгечләре җавап бирә.

Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергия бүлеге аллергология бүлегенең аллерголог-иммунологы, КДМУның клиник иммунология кафедрасы профессоры Резеда Хәкимова:

– Сыер сөте, тавык йомыркасы һәм чикләвек – өч яшькә кадәр балаларда аллергия чыгуның иң еш күзәтелә торган сәбәпләре. Сөт аксымына аллергия 30-40 процент очракта 8 яшькә кадәр саклана.

Республика клиник хастаханәсенең клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов:

– Бик кечкенә вакытта барлыкка килгән аллергия үсә төшкән саен юкка чыгарга да мөмкин. Сыер сөте, тавык йомыркасына аллергиянең бетү мөмкинлеге зуррак. Ә чикләвеккә һәм диңгез продуктларына аллергия, киресенчә, тотрыклы һәм гомер буе дәвам итәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

интертат