Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 сентября 2019 11:42

Без мәктәпкә барабыз

Без мәктәпкә барабызХәерле сәгатьләрдә.И мәктәбем, өйрәт безнеИң матур гадәтләргә. Без җилдә чыныгыпКояшта янганбыз.Зур булып үскәннеСизми дә калганбыз. Исәнме, и мәктәп,Сагынып беттеңме?Укырга килгәннеЗарыгып көттеңме? Бик күп нәрсә белермен мин,Туган илем турындаМин бит инде бик зур булдымӘлифбам бар кулымда. Дус, тату, матур яшәүнеңСеренә төшенербезБик тырышып укыгандаУңышка ирешербез Ант бирәбез әниләргәҺәрвакыт сүз тыңларгаМәктәптә...

Без мәктәпкә барабыз
Хәерле сәгатьләрдә.
И мәктәбем, өйрәт безне
Иң матур гадәтләргә.

Без җилдә чыныгып
Кояшта янганбыз.
Зур булып үскәнне
Сизми дә калганбыз.

Исәнме, и мәктәп,
Сагынып беттеңме?
Укырга килгәнне
Зарыгып көттеңме?


Бик күп нәрсә белермен мин,
Туган илем турында
Мин бит инде бик зур булдым
Әлифбам бар кулымда.

Дус, тату, матур яшәүнең
Серенә төшенербез
Бик тырышып укыганда
Уңышка ирешербез

Ант бирәбез әниләргә
Һәрвакыт сүз тыңларга
Мәктәптә дә, тормышта да
Яхшы кеше булырга.