Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2019 07:57

Бала нигә урлаша? Рамил хәзрәт Юнысов киңәшләре

Инде биш яшьтән унике яшькә кадәрле балаларда урлашу галәмәтләре күренә икән, ялтыраган әйбергә кызыгу гына түгел инде бу. Димәк, ул дуслары, яшьтәшләре арасында урынын билгеләргә тели. Әйтик, кыю, тәвәккәл булып күренәсе килә. Кызыгып, башкаларда булганны үзендә дә булдырырга тырыша. Кемгәдер ярдәм итү өчен дә урлашырга мөмкин. Мәктәптә яшүсмерләр арасында акча...

Инде биш яшьтән унике яшькә кадәрле балаларда урлашу галәмәтләре күренә икән, ялтыраган әйбергә кызыгу гына түгел инде бу. Димәк, ул дуслары, яшьтәшләре арасында урынын билгеләргә тели. Әйтик, кыю, тәвәккәл булып күренәсе килә. Кызыгып, башкаларда булганны үзендә дә булдырырга тырыша. Кемгәдер ярдәм итү өчен дә урлашырга мөмкин. Мәктәптә яшүсмерләр арасында акча таләп итү очраклары да булгалый. Шундый очракта бирү өчен акчасы булмаганга урлашуы ихтимал. Монда тәрбия, үрнәк мәсьәләсе алга чыга. Әти эштән өйгә әйбер алып кайтырга гадәтләнгән, яки әни нәрсәдер «кыстырып» кайтырга остарган; балалар моны күреп тора, кеше малы һәм безнеке дигән чик югалган икән, нәрсә әйтәсең?!

Ватаным Татарстан

 татар-информ