Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 сентября 2019 12:33

Бала укырга теләмәсә, нишләргә?

Мәктәп белән бәйле проблемалар һәр гаилә өчен таныш. Баланың укыйсы, белем аласы килмәү - иң актуаль проблемаларның берсе. Өйрәнелмәгән дәресләр, даими контроль, начар билгеләр, укытучыларның кәнәгатьсезлеге... Боларның нәтиҗәсе бер - укучының һәм аның әти-әнисенең нерв киеренкелеге. Баласының укыйсы, өйгә бирелгән эшләрне хәзерлисе, гомумән мәктәпкә йөрисе килмәсә, әти-әниләр төшенкелеккә бирелә. Ләкин...

Мәктәп белән бәйле проблемалар һәр гаилә өчен таныш. Баланың укыйсы, белем аласы килмәү - иң актуаль проблемаларның берсе. Өйрәнелмәгән дәресләр, даими контроль, начар билгеләр, укытучыларның кәнәгатьсезлеге... Боларның нәтиҗәсе бер - укучының һәм аның әти-әнисенең нерв киеренкелеге.

Баласының укыйсы, өйгә бирелгән эшләрне хәзерлисе, гомумән мәктәпкә йөрисе килмәсә, әти-әниләр төшенкелеккә бирелә. Ләкин әлеге проблеманың чишелеше гади һәм әти-әни тарафыннан дөрес бәя генә тәлап итә. Иң элек баланың ни өчен укыйсы килмәгәнен ачыкларга кирәк.

Баланың бер ни дә килеп чыкмый

Һәрбер бала төрле интеллектуаль мөмкинлекләргә һәм талантка ия. Әгәр бала күңеле белән романтик икән һәм ул рәссам яки музыкант булырга хыяллана, ә чынлыкта математика һәм табигать фәннәре юнәлешендәге мәктәптә укый икән, аннан укуга омтылыш көтәргә кирәк түгел. Әгәр бала шушы сәбәп аркасында мәктәптә укырга теләми икән, бу әти-әнинең гаебе, димәк ,алар баладагы талантны үз вакытында күрмәгәннәр.

Проблеманы чишү юлы бер - балада профориентацияне билгеләп, мөмкинлекләренә һәм талантына тиешле юнәлеш бирергә кирәк: сәнгать мәктәбенә язарга, үзенә туры килә торган түгәрәкләр, студияләр сайларга кирәк. Интеллектуаль мөмкинлекләре җитәрлек дәрәҗәдә булмаганда баланың мәктәп программасын үзләштерә алмавы ихтимал. Кечкенә баланың көченнән килә торган коррекцион класслар, махсуслашкан мәктәпләр сайлау турында уйларга кирәк.

 интертат