Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 сентября 2019 06:28

Балагызның мәктәптәге тормышы турында нәрсә беләсез?

Чынлыкта исә күп кенә ата-аналар үз балаларының мәктәптәге тормышы турында бик аз беләләр. Бары тик бала (ул арттырып та сөйләргә мөмкин) һәм укытучы (кайвакытта аларның да үз укучылары арасындагы шәхси проблемаларны күреп бетермәүләре ихтимал) сүзләре буенча гына чамаларга мөмкиннәр. Укыйсы килмәү теләге 10-12 яшьтә кискенләшә, бу вакытта балаларның үз яшьтәләре...

Чынлыкта исә күп кенә ата-аналар үз балаларының мәктәптәге тормышы турында бик аз беләләр. Бары тик бала (ул арттырып та сөйләргә мөмкин) һәм укытучы (кайвакытта аларның да үз укучылары арасындагы шәхси проблемаларны күреп бетермәүләре ихтимал) сүзләре буенча гына чамаларга мөмкиннәр. Укыйсы килмәү теләге 10-12 яшьтә кискенләшә, бу вакытта балаларның үз яшьтәләре арасында танылу аласылар килә, ләкин алар моңа ирешә алмыйлар. Сыйныфташлар арасындагы начар мөнәсәбәтләр, укытучылар белән конфилктлы ситуацияләр, мәктәпләрдә дә еш күзәтеләр торган «дедовщина» 70% очракта нәкъ шушы сәбәпләр балада мәктәпкә барасы килмәү хисен тудыра.

Һәм башка бик күп сәбәпләр...

Бу балада укыйсы килмәү хисе тудыручы сәбәпләрнең барысы да түгел, әлбәттә. Күп очракта ата-аналарга, хәтта класс җитәкчесе һәм укытучылар катнашы белән дә, бу хәлләрне ачыклау авыр була. Монда балаларның мәктәп проблемаларын чишү буенча махсуслашкан психиолог кына ярдәм итә алырга мөмкин. Әлеге белгечтән консультация алуны оят эш дип карарга кирәкми: балаларның рухи һәм психик сәламәтлеге җәмгыятьтә яшәп килгән кайбер стереотиплрга караганда күпкә мөһимрәк. балаларның укыйсы киләмү теләге практикада бик күп.

интертат