Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 сентября 2019 13:19

Балагызны түгәрәкләргә йөрткәндә менә нинди киңәшләрне истә тоту мөһим!

Баланы түгәрәкләргә йөрткәндә истә тоту мөһим: 1. Үзегезнең балачактагы хыялыгызны тормышка ашыруны күздә тотып кына балагызны мәҗбүри түгәрәккә йөртмәгез. 2. Балагыз башта зур теләк белән түгәрәккә йөри башлап та, бераздан кәефе төшәргә мөмкин. Аны ирексезләмәгез. Бераз ял итсен. Йөрисе килсә, үзе үк теләк белдерер. 3. Баланы берьюлы берничә түгәрәккә йөртмәгез....

Баланы түгәрәкләргә йөрткәндә истә тоту мөһим:

1. Үзегезнең балачактагы хыялыгызны тормышка ашыруны күздә тотып кына балагызны мәҗбүри түгәрәккә йөртмәгез.

2. Балагыз башта зур теләк белән түгәрәккә йөри башлап та, бераздан кәефе төшәргә мөмкин. Аны ирексезләмәгез. Бераз ял итсен. Йөрисе килсә, үзе үк теләк белдерер.

3. Баланы берьюлы берничә түгәрәккә йөртмәгез. Мәктәп яшендәгеләрнең төп максаты – яхшы уку. дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

Фигуралы шууның уңай яклары:

1. Сәламәтлекне ныгыта. Фигуристлар салкын тиеп сирәк авырый икән. Моңа боздагы микроклимат булыша. Бозда һәрвакыт дымлы һава. Фигуралы шуу йөгерү, йөзү кебек үк физик йөкләнеш зур булган спорт төренә керә. Димәк, матдәләр алмашы көчәя, сулыш алу һәм йөрәк-кан системасы эшчәнлеге арта. Табиблар тимераякта шууны иммун системасы какшаганнарга, еш салкын тиеп авыручыларга, йөрәк чире булганнарга киңәш итә.

2. Фигуралы шуу чыдамлылык, сыгылмалылык, осталык, көч белән бергә координация һәм реакция тизлеген үстерә. Вестибуляр аппаратның ныклыгын арттыра. Бигрәк тә транспортта күңеле болганучыларга файдалы.

3. Тимераякта шуганда дөрес егылырга өйрәтәләр, димәк, көнкүреш җәрәхәтләре алу да бермә-бер кими.

4. Гәүдә турылыгы, фигура өчен дә тимераякта шуу алыштыргысыз. Бүгенге көндә, бигрәк тә балаларда, сколиоз авыруы киң таралган. Компьютер алдында сәгатьләр буе бөкрәеп утыру үзенекен итә.

5. Психологлар тимераякта шууның өстенлеген хисләр белән идарә итүдә дә күрә. Бозда шуганда кеше организмы борчылу, стресстан арына, йокы һәм аппетиты яхшыра.

Фигуралы шууның тискәре ягы – травмалар, төрле җәрәхәтләр алу. Бозда алардан башка гына булмаячак. Бәрелгән урынга кулъяулыкка төреп боз куярга, утырып торырга, 10-15 минут хәл алырга кирәк. Башың авыртмый, әйләнми, костырмый икән, шууны дәвам итәргә була.

http://intertat.ru