Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 сентября 2019 07:22

Баланы көчләп ашатырга кирәкме?

Бик күп әти-әниләр балаларының аз яисә бөтенләй ашамауларыннан зарлана. Баланы юмалый-юмалый, мультфильм күрсәтеп, китап укып, ашатучылар да бардыр. Иң мөһиме: сабыебыз ач калмасын, дибез. Ә доктор Комаровский бу хакта ни уйлый икән? Аның фикеренчә, баланы көчләп ашатырга кирәк микән соң? Доктор фикеренчә, беркайчан да! Аппетит баланың яшәү рәвешенә, үсү тизлегенә...

Бик күп әти-әниләр балаларының аз яисә бөтенләй ашамауларыннан зарлана. Баланы юмалый-юмалый, мультфильм күрсәтеп, китап укып, ашатучылар да бардыр. Иң мөһиме: сабыебыз ач калмасын, дибез. Ә доктор Комаровский бу хакта ни уйлый икән? Аның фикеренчә, баланы көчләп ашатырга кирәк микән соң?

Доктор фикеренчә, беркайчан да! Аппетит баланың яшәү рәвешенә, үсү тизлегенә һәм интенсивлыгына, аның организмы ясап чыгарган гормоннар күләменә бәйле. Бу гормоннарның күләме арткан яисә кимегән саен, баланың аппетиты да үзгәреп тора.

Сезгә балагызның начар ашавы ошамый икән, димәк, аның физик активлыгын арттырырга вакыт. Баланы ул үзе сораганда гына ашатырга, тамак ялгап алу өчен, вак-төяк ризык бирмәскә кирәк, дип саный Комаровский. Баллы ризыкларның, газировкаларның күләмен киметеп, аннары аларны бөтенләй рационнан төшереп калдырсаң яхшы. Пирожное белән конфет урынына бал һәм кипкән җиләк-җимешләр ашатып карагыз. Газировканы минераль су, компот, морс, җиләк-җимеш чәйләре белән алыштырыгыз.

«Теләсә кайсы педиатрга балаларның дүшәмбе көнне күбрәк авырулары билгеле. Ни өчен икәнлеген беләсезме соң? Чөнки якшәмбе көнне балалар әбиләренә кунакка бара, ә ярату бездә, кызганычка каршы, ашаткан ризыкның күләменә тигезләштерелә».

Балалар ябык һәм тиктормас булырга тиеш, дип саный доктор.