Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 октября 2019 09:01

Баланы ничек киендерергә?

Баланы урамга чыкканда ничек киендерергә? Туңмасын һәм тирләмәсен өчен, нинди киемнәр кидертергә? Бу мәсьәләгә доктор Комаровский нинди карашта тора икән? Иң элек шуны аңларга кирәк, ди Комаровский: организмдагы матдәләр алмашы вакытында җылылык бүленеп чыга. Ә балалар организмында матдәләр алмашы олы кешенең организмындагы матдәләр алмашына караганда тизрәк һәм интенсиврак бара. Нәтиҗәдә...

Баланы урамга чыкканда ничек киендерергә? Туңмасын һәм тирләмәсен өчен, нинди киемнәр кидертергә? Бу мәсьәләгә доктор Комаровский нинди карашта тора икән?

Иң элек шуны аңларга кирәк, ди Комаровский: организмдагы матдәләр алмашы вакытында җылылык бүленеп чыга. Ә балалар организмында матдәләр алмашы олы кешенең организмындагы матдәләр алмашына караганда тизрәк һәм интенсиврак бара. Нәтиҗәдә бала олы кешегә караганда күбрәк җылы бүлеп чыгара. Шуңа күрә олы кешегә салкын булганда, балага салкын булмаска, ә олы кешегә җылы булганда, сабый, эсселәнеп, тирли башларга мөмкин.

Баланы киендергәндә, доктор Комаровский менә шундый кагыйдәләрне истә тотарга куша:

1. Җитәрлек минимум. Җылы булсын дип, кирәгеннән артык кием кидертмәгез. Баланы мөстәкыйль киенергә өйрәтегез: ул киемнәрне үзе сайлап алырга тырышсын. Шуны истә тотыгыз: салкын тиеп авырулар туңудан түгел, ә тирләп-пешеп йөреп, җил тигәннән соң була.

2. «Башлык кимәсәң, менингит була» дигән имеш-мимешләрне онытыгыз. Менингит ул – инфекцион авыру. Ул 100% очракта да билгеле вируслар һәм бактерияләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алар белән башка башлык кигән килеш тә очрашып була шул.

3. Күпчелек очракларда баланың туңуында әти-әниләре гаепле. Чөнки күп кенә олылар урамда актив йөрүне (сикерү, йөгерү, уйнау) түгел, ә башка әти-әниләр белән сөйләшеп басып торуны өстен күрәләр.

4. Авызны шарф белән томалап бәйләп куюыңда бер мәгънәсе юк. Бер шарф та, борын куышлыгы кебек, сулаган һаваны җылыта алмый.

5. Дөрес сайланган бала киеменең иң төп сыйфаты – аның уңайлы булуы. Җайлы, җиңел, бала үзе кия алырлык кием сайлагыз. Ул киемдә бала

рәхәтләнеп йөгерә, сикерә, егылса, җиңел генә торып баса алсын. Шулвакытта ул сәламәт һәм бәхетле булыр!