Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 октября 2019 12:02

Балалар белән ничек сөйләшергә

Без күп очракта балаларга әйткән сүзләребез белән аларны негативка көйлибез икән. Үзебез дә сизмәстән без аларны тормыш һәм киләчәк турында начар фикерләргә өйрәтәбез. Мәсәлән, бу фразалар күбебезгә таныштыр: «Салкын тидерәсең дә авыртасың...» «Егылсаң, авыртачак бит» «Егыласың, аннары елыйсың!» «Анда менмә ‒ егыласың!» «Ашамасаң, эчең авыртачак» «Салкын тидерсәң, больницага барасы була»...

Без күп очракта балаларга әйткән сүзләребез белән аларны негативка көйлибез икән. Үзебез дә сизмәстән без аларны тормыш һәм киләчәк турында начар фикерләргә өйрәтәбез. Мәсәлән, бу фразалар күбебезгә таныштыр:

«Салкын тидерәсең дә авыртасың...»

«Егылсаң, авыртачак бит»

«Егыласың, аннары елыйсың!»

«Анда менмә ‒ егыласың!»

«Ашамасаң, эчең авыртачак»

«Салкын тидерсәң, больницага барасы була»

«Уенчыгыңны югалтсаң, елыйсың инде»

Балалар шушы негативларны үзләренә сеңдерәләр икән һәм аларга шуның белән яшәргә туры килә. Безгә үзебезнең фикерләрне башкачарак аңлатырга кирәк. Алда бирелгән фразаларны башкачарак та әйтеп була бит:

«Әйдә урамдагы һава торышына карап киеник, үзеңә дә шулай рәхәтрәк булыр»

«Әйбәтләп тотын яме, мин сине саклап торырмын»

«Аяк астыңа әйбәтләп карап йөр, яме»

«Әкрен генә мен яме, миң сиңа булышырмын»

«Күпме ашыйсың килә, шулкадәр аша. Бу синең өчен бик файдалы ризык»

«Әйдә син авыртмас өчен бергәләп тырышыйк»

«Бу уенчыгыңны урамга алып чыкмасак, яхшырак булыр, ватылуы бар»

Бала белән сөйләшкәндә, бик игътибарлы булырга кирәк, без әйткән сүзләрне алар бик яхшы отып калалар. Балалар бит алар шундый кыю, шат, энергияләре ташып тора, бик күп нәрсә белән кызыксыналар. Безгә аларның бу сыйфатларын сакларга ярдәм итергә генә кирәк!

Автор: Г.Шәрәпова