Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 октября 2019 17:55

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Һәр әти-әни баласының сәламәт булуы, еш авырмавы турында хыяллана. Кеше авыруларга каршы тора алсын өчен, аның иммунитеты нык булырга тиеш. Ә ул иммунитетны ничек ныгытырга соң? Бу хакта доктор Комаровский ни әйтә икән? Педиатр Евгений Комаровский баланың иммунитетын саклау өчен, 10 гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә. 1. Чисталыкка – «әйе»,...

Һәр әти-әни баласының сәламәт булуы, еш авырмавы турында хыяллана. Кеше авыруларга каршы тора алсын өчен, аның иммунитеты нык булырга тиеш. Ә ул иммунитетны ничек ныгытырга соң? Бу хакта доктор Комаровский ни әйтә икән?

Педиатр Евгений Комаровский баланың иммунитетын саклау өчен, 10 гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә.

1. Чисталыкка – «әйе», стерильлеккә – «юк». Өйне чиста тоту, урамнан кергәч, кулларны юу мәҗбүри булса, сабый ашый торган тәлинкәләрне стерилизацияләү, соска һәм бутылкаларны кайнатуның кирәге юк. Йорт хайваннары белән уйнау да рөхсәт ителә, иң мөһиме: аннары кулларны юарга онытмагыз!

2. Артык күп ашауга, аппетитсыз ашатуга – «юк». Галимнәр иң файдалы ризыкның да, теләмичә ашаганда, агуга әйләнүе турында язалар. Бу вакытта ашказаны суы бүленеп чыкмый, һәм ашалган ризык эшкәртелмичә кала икән.

3. Артык эссе бүлмәгә һәм тузан җыя торган әйберләргә – «юк», һава күрсәткечләрен контрольдә тотуга ­– «әйе». Комаровский фикеренчә, бала бүлмәсендәге идеаль температура – 18–20 градус, дымлылык – 4560%.

4. Балага физик яктан актив булу бик яхшы тәэсир итә. Саф һавада уйнау, йөгерү, сикерү бигрәк тә әйбәт.

5. Саф һавага – «әйе», телевизорга – «юк».

6. Баллы ризыклар белән мавыгуга – «юк».

7. Салкын эчемлекләргә – «әйе». Комаровский фикеренчә, салкынча эчемлекләр эчү һәм туңдырма ашау тамакның тамрыларын, лайлалы катламын ныгытырга сәләтле. Ләкин монда да артык мавыгып китәргә ярамый.

8. Баланың көн саен олы йомышын үтәвенә – «әйе». Комаровский фикеренчә, баланың эче кату аның бөтен организмына, бигрәк тә иммунитетына зур зарар салырга мөмкин.

9. Даруларны бары тик кирәк, табиб кушкан очракларда гына эчәргә кирәк.

10. Бала смартфон белән түгел, ә үзен яраткан әти-әнисе белән вакытын уздырырга тиеш.