Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2019 11:44

Грипптан ничек сакланырга?

Доктор Комаровский: «Грипптан сакланасыгыз килсә, кеше яшәми торган утрауга китегез», – ди. Ләкин, кызганычка каршы, кеше яшәми торган утраулар һәркемгә дә җитми соң. Ә менә доктор Комаровскийның киңәшләрен һәрберебез укый ала. 1. Мөмкинлегегез булса, грипптан прививка ясатыгыз. Ләкин монда ике шарт үтәлергә тиеш: беренчедән, прививка ясатканда сәламәт булу һәм, икенчедән,...

Доктор Комаровский: «Грипптан сакланасыгыз килсә, кеше яшәми торган утрауга китегез», – ди. Ләкин, кызганычка каршы, кеше яшәми торган утраулар һәркемгә дә җитми соң. Ә менә доктор Комаровскийның киңәшләрен һәрберебез укый ала.

1. Мөмкинлегегез булса, грипптан прививка ясатыгыз. Ләкин монда ике шарт үтәлергә тиеш: беренчедән, прививка ясатканда сәламәт булу һәм, икенчедән, озак итеп кеше йөткергән-төчкергән поликлиникада утырмау.

2. Грипптан тәгаен саклый торган бер дару да юк. Бер генә иммунитетны «ныгытучы» препаратларның да, витаминнарның грипп вирусына каршы торырлык көче юк. Алар бары тик психологик эффектка гына ия.

3. Вирусның чыганагы – кеше һәм бары тик кеше генә. Шуңа күрә кеше күпләп җыела торган җирләрдән ерак тору яхшырак.

4. Маска файдалы нәрсә, ләкин панацея түгел. Шулай да үзе авырган кеше аны кисә яхшы: маска вирусның үзен тотып кала алмаса да, төкерекне тотып калырга сәләтле.

5. Авыру кеше куллары белән башта битен, борынын тота, аннары тирә-яктагы предметларга кагыла. Ул предметларга сез дә кагылсагыз, грипп шунда ук һөҗүм итәргә мөмкин. Шуңа күрә битегезгә кагылмагыз. Кулларыгызны ешрак юыгыз, юаргаа мөмкинлек булмаса, дезинфекция ясый торган дымлы салфеткалардан файдаланыгыз. Акча – шулай ук вирус чыганагы, мөмкинлегегез булса, банк карталарын кулланыгыз.

6. Вирус коры җылы һава ярата. Еш кына гриппның таралу сезоны Шуңа күрә күбрәк саф һавада йөрегез, өегезне җилләтеп, идәннәрне даими юып торыгыз.

7. Борын куышлыгындагы лайлалы катламның кипмәвен тәэмин итегез, аны һәрдаим дымландырып торыгыз. Борыныгызны физраствор яисә гади тозлы су (1 литр суга 1 чәй кашыгы аш тозы) белән юдыртып торыгыз.

Сәламәт булыгыз! Грипп сезне һәм якыннарыгызны урап узсын!

Гөлнара Хәйдәрова