Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 октября 2019 06:32

Шоколад һәм кальций

Шоколад организмда кальцийның үзләштерелүен әкренәйтә дигән фикер ишеткән бар. Димәк сөтле шоколад бөтенләй дә файдасыз булып чыга бит инде. Ә безнең танылган доктор Комаровский бу хакта нәрсә уйлый икән. Шоколад чыннан да кальцийның үзләштерелүенә комачауларга мөмкин. Шоколадтагы какаода оксалатлар бар, алар кальций белән бергә кушылып, кальций оксалаты дигән эреми торган...

Шоколад организмда кальцийның үзләштерелүен әкренәйтә дигән фикер ишеткән бар. Димәк сөтле шоколад бөтенләй дә файдасыз булып чыга бит инде. Ә безнең танылган доктор Комаровский бу хакта нәрсә уйлый икән. Шоколад чыннан да кальцийның үзләштерелүенә комачауларга мөмкин. Шоколадтагы какаода оксалатлар бар, алар кальций белән бергә кушылып, кальций оксалаты дигән эреми торган матдә барлыкка китерәләр. Шоколадта оксалатларның күләме бик аз икән, шуңа ул кальцийның үзләштерелүенә артык зыян салмый.

Шоколадның тагы бер начар ягы бар, анда шикәр күп, ә ул үз чиратында сидек куу сәләтенә ия, кальций сидек белән чыга. Шулай итеп шоколданың зыяны ‒ аңарда шикәр булуда.

Бөтен нәрсәдә дә чама хисе кирәк, берничә кисәк шоколад беркемгә дә зыян китермәс.