Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 октября 2019 07:01

Кыш көне кошларны ни белән сыйларга?

Кышларга калган кошлар өчен кыш айлары иң авыр чак. Канатлы дуслар синең ярдәмеңә бик мохтаҗ. Әгәр дә шәһәрдә яшәсәң, җимлекне форточкага яисә балконга беркетеп куй. Шулай иткәндә, кошларны ашату уңайрак. Җимлекне бакчага элеп куйганда, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр. Кошлар ашханәсен эшләгәндә кибеттән сатып алган сөт тартмаларын...

Кышларга калган кошлар өчен кыш айлары иң авыр чак. Канатлы дуслар синең ярдәмеңә бик мохтаҗ. Әгәр дә шәһәрдә яшәсәң, җимлекне форточкага яисә балконга беркетеп куй. Шулай иткәндә, кошларны ашату уңайрак. Җимлекне бакчага элеп куйганда, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

Кошлар ашханәсен эшләгәндә кибеттән сатып алган сөт тартмаларын да, пыяла банка яисә шешә дә файдаланырга була. Иң әһәмиятлесе – җим салырга онытмагыз, җимлеккә яңгыр үтәрлек, кар күмеп китәрлек, җил тиярлек булмасын!

Иң әйбәт ризык – көнбагыш, киндер орлыгы. Кавын, карбыз, кабакорлыкларын да кошлар бик яратып ашыйлар. Песнәкләрнең исә иң яраткан ашы – туң май, ит, сыр. Моның өчен җимлеккә тимерчыбык «элгеч» эшләп куярга да мөмкин.

Фото: pixabay.com