Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 октября 2019 16:46

Югары тән температурасы

Балалар еш авырый. 37,5°C температура безне бик куркытмый да. Ә менә градусник 39°C күрсәтсә, нәрсә бирергә? Бу сорауларга доктор Комаровскийның җавапларын карап китик. Доктор фикеренчә, 39°C температура яшь бала өчен бик куркыныч булып санала, шуңа күрә бу вакытта әти-әниләр нәниләренең үз-үзен тотышына бик игътибарлы булырга тиешләр. Температураның тагын да күтәрелүе...

Балалар еш авырый. 37,5°C температура безне бик куркытмый да. Ә менә градусник 39°C күрсәтсә, нәрсә бирергә? Бу сорауларга доктор Комаровскийның җавапларын карап китик.

Доктор фикеренчә, 39°C температура яшь бала өчен бик куркыныч булып санала, шуңа күрә бу вакытта әти-әниләр нәниләренең үз-үзен тотышына бик игътибарлы булырга тиешләр. Температураның тагын да күтәрелүе бала организмына бик зур зыян салырга мөмкин. «Мөстәкыйль дәвалану белән шөгыльләнергә ярамый: югары температура ул – табиб чакырту өчен бик катгый сәбәп», – ди педиатр.

Шулай да, Комаровский фикеренчә, инфекцион авыруның бөтен билгеләре күзгә күренеп торганда, температураны мөстәкыйль рәвештә дә төшерергә мөмкин. Моның ике юлы бар: алар – температураны даруларсыз һәм дарулар ярдәмендә төшерү. Бала югары температураны бик авыр кичерсә, аңа сулыш алу кыенлашса, косу яисә эч китү күзәтелсә, кайчан да булса югары температурадан көзән җыерса, балада ДЦП яисә эпилепсия кебек авырулар булса, температура 39°C тан югары күтәрелсә, аңа кичекмәстән парацетамол яисә ибупрофен бирергә кирәк.

Әгәр дә бала үзен нормаль хис итсә, саташмаса, гадәттәгечә суласа, аның температурасын медикаментларсыз да төшереп була.

  1. Баланы яткырыгыз, теләсә нинди физик активлыктан азат итегез.
  2. Баланы көчләп ашатмагыз. Сабыегызның ашыйсы килсә, аңа җылы ризык кына бирегез. Кайнар ризык бирә күрмәгез.
  3. Балага күп итеп сыеклык эчертегез. Бер яшькә кадәрге балалар өчен йөзем суы, калганнар өчен җылымса баллы компот файдалы булыр.
  4. Балалар бүлмәсендә 18–20°C температура булуын тәэмин итәргә тырышыгыз. Һава чиста һәм дымлы булсын.
  5. Баланы артык эсселәтмәгез дә, туңдырмагыз да. Табигый тукымалардан тегелгән йокы киеме моңа бигрәк тә яхшы туры килер.
  6. Аны 34–35°C тагы суда чылатылган тастымал белән сөртеп торыгыз.
  7. Температура сулыш алу һәм тир чыгу аркылы төшә. Кура җиләк, бал яисә юкә чәчәге белән ясалган чәй бирер алдыннан бала ким дигәндә 1 литр гади компот эчеп бетергә тиеш. Шулай эшләмәсәгез, аңа тирләү өчен сыекча җитмәячәк, һәм температура югарырак күтәреләчәк кенә.
  8. Баланың тәнен уксуслы суда чылатылган тастымал белән сөртмәгез. Бу баланың организмын агулаячак кына.
  9. Салкын суда чылатылган тастымал белән сөртү дә файда бирми. Ул кан тамырлары спазмын гына китереп чыгарачак кына. Бу очракта тире суына, ә эчке органнар тагын да катырак җылына.
  10. Баланың хәле яхшырмаса, киләсе этапка – дару бирү этабына күчегез.