Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 ноября 2019 08:01

Тамак авыртканда нишләргә?

Бүген сүзебез еш очрый торган тамак авыртуы турында булачак. Хәзерге көндә телевизорда тамак авыртуыннан сиптерә һәм суыра торган даруларны күп рекламалыйлар. Бу рекламаларда тамагы авырткан кеше җайлы гына шул даруларны куллана да, авырту бетеп тә китә. Күп кеше үз белдеклелек белән тамак дәвалауның дөрес түгеллеген аңлап җиткерми. Танылган балалар табибы,...

Бүген сүзебез еш очрый торган тамак авыртуы турында булачак. Хәзерге көндә телевизорда тамак авыртуыннан сиптерә һәм суыра торган даруларны күп рекламалыйлар. Бу рекламаларда тамагы авырткан кеше җайлы гына шул даруларны куллана да, авырту бетеп тә китә. Күп кеше үз белдеклелек белән тамак дәвалауның дөрес түгеллеген аңлап җиткерми.

Танылган балалар табибы, Комаровский әйтүенчә, тамак авырту ‒ ул диагноз түгел, ул күп кенә авыруның симптомы булып тора. Мәсәлән, ангина, дифтерия кебек авыруларның симптомнары булырга мөмкин. Шуңа күрә дә иң беренче эш итеп табиб чакыртырга кирәк. Шулай ук 3 моментка игътибар итсәк әйбәт булыр иде:

  1. Әгәр дә инде ул гади салкын тию симптомы икән, Комаровский әйтүенчә аны махсус дарулар белән дәвалауның зыяны булмас. Ләкин шул ук вакытта, башка симптомнар да булырга тиеш, тән температурасы күтәрелү, борын мышкылдау һ.б.

Әгәр дә тамак авырта, ә борын коры икән, бу очракта аптекага түгел, табибка бару киңәш ителә.

  1. Тагы бер кызыклы момент, тамак авыртканда иртәнге җылы чәйдән соң авырту кимемәсә ‒ табибка.
  2. Тамак авырту + коры борын + дифтериядән прививка булмаса, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итергә кирәк.

Бу киңәшләрнең сезгә ярдәме тияр дип ышанып калабыз.