Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 ноября 2019 06:16

Күзгә арпа чыкса

Күзгә арпа чыгуның сәбәбе ‒ алтынча стафилококк. Шуңа күрә арпа чыкса, анализлар биреп йөрергә дә кирәкми, сәбәбе болай да билгеле. Алтынча стафилококк барлык кешедә дә диярлек бар, тәннең бер өлешендә иммунитет кимесә, арпа чыгарга мөмкин. Арпаны дәвалауга килгәндә, еш чыга башласа, антибактериаль мазьлар белән  генә дәвалау булышмаячак. Антибиотиклар эчәргә туры...

Күзгә арпа чыгуның сәбәбе ‒ алтынча стафилококк. Шуңа күрә арпа чыкса, анализлар биреп йөрергә дә кирәкми, сәбәбе болай да билгеле. Алтынча стафилококк барлык кешедә дә диярлек бар, тәннең бер өлешендә иммунитет кимесә, арпа чыгарга мөмкин.

Арпаны дәвалауга килгәндә, еш чыга башласа, антибактериаль мазьлар белән  генә дәвалау булышмаячак. Антибиотиклар эчәргә туры килүе бар, аларны күпме һәм ниндиләрен кабул итәсен табиблар белән киңәшләшергә кирәк.

Шулай ук арпа чыгуның сәбәбе тир бизләре эшчәнлеге бозылу булырга мөмкин. Бала тирләп йөрмәсә ‒ яхшырак. Шушы киңәшләрне истә тотсагыз, арпа сезне еш борчымас.