Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2019 10:35

Күпме бал ашарга ярый?

Танылган доктор Комаровскийга бирелгән сорауларны барлауны дәвам итәбез, аңа менә мондыйрак сорау килеп төшә: «4 яшьлек балам бал ярата, ул аны банкадан калаклап ашарга әзер. Аңа көнгә күпме бал ашарга мөмкин?». Доктор болайрак җавап бирә: «Балда витаминнар, микроэлементлар бик күп. Иң мөһиме ‒ ул баллы, ә баллылык ул энергия дигән...

Танылган доктор Комаровскийга бирелгән сорауларны барлауны дәвам итәбез, аңа менә мондыйрак сорау килеп төшә: «4 яшьлек балам бал ярата, ул аны банкадан калаклап ашарга әзер. Аңа көнгә күпме бал ашарга мөмкин?». Доктор болайрак җавап бирә: «Балда витаминнар, микроэлементлар бик күп. Иң мөһиме ‒ ул баллы, ә баллылык ул энергия дигән сүз. Ә энергияне кая да булса юнәлдерергә кирәк. Әгәр бала көннәр буе аз хәрәкәтләнә икән, аңа бал бирүнең кирәге юк. Ә менә гел уйнап, чабып йөри торган балага конфет урынына бал бирсәк, яхшы булачак. Шуңа күрә балага күпме бал бирергә икәнлеге баланың активлыгына бәйле. Шулай ук конфет урынына балага бал бирү файдалырак булачак. Эремчекне шикәр белән бутап ашаганчы, бал белән ашау шулай ук әйбәт.

Ләкин балны да күп ашарга ярамый, чөнки балалар аны авызда тотып суырырга яраталар, бу үз чиратында тешләргә зыян китерергә мөмкин.