Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 ноября 2019 13:50

«Җил чәчәге»

«Ветрянка», яки «җил чәчәге» белән һәркем диярлек очраша. Ул бигрәк тә 12 яшькә кадәр булган балаларда еш очрый. Нәкъ менә шушы яшькә кадәр ул җиңел кичерелә икән, яшь арткан саен организм аның белән авыр көрәшә. Шуңа күрә дә бала кечкенә вакытта «җил чәчәге» белән авырса яхшырак. Кайбер илләрдә балалар коллективында...

«Ветрянка», яки «җил чәчәге» белән һәркем диярлек очраша. Ул бигрәк тә 12 яшькә кадәр булган балаларда еш очрый. Нәкъ менә шушы яшькә кадәр ул җиңел кичерелә икән, яшь арткан саен организм аның белән авыр көрәшә. Шуңа күрә дә бала кечкенә вакытта «җил чәчәге» белән авырса яхшырак. Кайбер илләрдә балалар коллективында «җил чәчәге» килеп чыкса, паникага бирелмиләр, карантин да игълан итмиләр икән.

«Җил чәчәге» башлангач та, тән тиресендә кызыл таплар барлыкка килә башлый, аннары тап эченә су җыела. Бу озак бармый, кызыл тап кибә һәм 7-8 көннән кубып төшәләр. Шулай ук бала хәлсезләнә, аппетиты кими, тән температурасы күтәрелергә мөмкин.

Балада «җил чәчәге» күренүгә әниләр кызыл тапларны зелёнка белән майлыйлар. Комаровский фикренчә, бу авыруны дәвалуга берничек тә булышмый икән. «Җил чәчәге» чыккан вакытта берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

  1. Тән температурасы югары булса, аны төшерер өчен составында аспирин булган дарулар кулланмаска ‒ бавыр эшчәнлегенә зыян килергә мөмкин. Аспирин белән «җил чәчәге» үзара килешмиләр.
  2. Чыккан кызыл таплар алар кычыталар, баланы борчыйлар. Әлбәттә, аларны кашымаска кирәк. Шуңа күрә булдыра алганча бала тапларны кашымасын өчен аның игътибарын читкә юнәлтергә була.

«Җил чәчәге» вакытында баланы юындырырга ярыймы юкмы дигән сорауда табибларның фикерләре икегә бүленә, Америка табиблары ярый ди, ә безнекеләр юындырырга киңәш итми. Комаровский әйтүенчә, алтын урталыкны табарга кирәк. Шунсы билгеле, бала тирләмәсә яхшырак, тирләгән саен кызыл таплар тагы да ныграк кычытачак.