Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 ноября 2019 08:19

Урамда баланың теле тимергә ябышса нишләргә?

Урамда кышкы салкыннар, шуңа да әти-әниләр күп очракта баланың теле тимер предметларга ябышып калу белән очраша. Мондый вакытта нишләргә соң? Беренчедән, баланың теле ябышып калаган предметны бала белән берлектә җылы урынга алып керергә була, ул үзеннән үзе төшәчәк. Бу процессны җылы су, фен ярдәмендә тизләтергә була. Мәсәлән, чаңгы таягы, балта,...

Урамда кышкы салкыннар, шуңа да әти-әниләр күп очракта баланың теле тимер предметларга ябышып калу белән очраша. Мондый вакытта нишләргә соң? Беренчедән, баланың теле ябышып калаган предметны бала белән берлектә җылы урынга алып керергә була, ул үзеннән үзе төшәчәк. Бу процессны җылы су, фен ярдәмендә тизләтергә була. Мәсәлән, чаңгы таягы, балта, чана булганда өйгә алып кердең ди, баланың теле баганага ябышып калса нишләргә? Бу очракта тиз генә җылы су алып чыгып, тимер әйбергә сибәргә кирәк.

Телдә яралар калчак инде, шулай да хлоргексидин яисә мирамистин белән эшкәртү зыян итмәс. Бу хәлләрдән соң бераз вакыт әче, борычлы, эссе яисә нык салкын әйберләр кулланмаска кирәк.