Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 ноября 2019 08:54

Баланы пустышкадан ничек аерырга

Кечкенә балаларга еламасыннар өчен пустышка каптырып куялар. Алга таба бала аңа ияләнә, үсә төшкән саен пустышканы аңардан тартып алу авырлаша, ә бит ул зыян салырга мөмкин, тешләр кәкре була дигән фикерләр бар. Шуңа күрә әти-әни ничек итеп баласын тыныч кына пустышкадан аеру турында уйлый башлый. Танылган доктор Комаровскийга да бу...

Кечкенә балаларга еламасыннар өчен пустышка каптырып куялар. Алга таба бала аңа ияләнә, үсә төшкән саен пустышканы аңардан тартып алу авырлаша, ә бит ул зыян салырга мөмкин, тешләр кәкре була дигән фикерләр бар. Шуңа күрә әти-әни ничек итеп баласын тыныч кына пустышкадан аеру турында уйлый башлый. Танылган доктор Комаровскийга да бу хакта сорау килеп ирешкән, бер әни үенең яшь ярымлык баласының пустышкадан башка йокламавын, ничек аңардан арынырга икәнен сорап яза. Доктор аңа болайрак җавап бирә: «Баланы пустышкадан аеру өчен тылсымлы дару юк. Бу эштә бары тик педагогик методлар гына булыша ала: игътибарны читкә юнәлтү, баланың күңелен күрү, пустышкага тәмсез әйберләр сылау. Әгәр инде балагыз һич тә пустышкадан башка йоклый алмый икән, аның психикасына зыян китерергә кирәкми, чөнки педиатрлар әйтүенчә, бу яшьтәге балага аның артык зыяны юк. Пустышкадан аерганда баланың психикасы бозыла дип уйлау дөрес түгел. Бала 2-3 көн борчылып алырга мөмкин, бу күбрәк әни кешенең психикасына бәрәдер. Әни кеше бит пустышкадан аеруны күп очракта үз теләге белән дә эшләми, ә күпләрнең пустышкадан аерырга вакыт дигән сүзләре аны бу юлга этәрә».