Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 ноября 2019 09:01

Томау

Һәрберебезнең томау дигән әйбер белән очрашканы бардыр. Томау ул вируслар эләгүне күрсәтә, чөнки сыекча бүлеп чыгарып организм инфекцияне алга таба җибәрмәскә тырыша. Бүленеп чыккан сыекчада вирусларны нейтральләштерә торган матдәләр бар. Әти-әнинең төп максаты ‒ борын куышлыгының кибүен булдырмау. Моның өчен бала булган җирдә дымлы салкынча һава булырга һәм кирәкле күләмдә...

Һәрберебезнең томау дигән әйбер белән очрашканы бардыр. Томау ул вируслар эләгүне күрсәтә, чөнки сыекча бүлеп чыгарып организм инфекцияне алга таба җибәрмәскә тырыша. Бүленеп чыккан сыекчада вирусларны нейтральләштерә торган матдәләр бар.

Әти-әнинең төп максаты ‒ борын куышлыгының кибүен булдырмау. Моның өчен бала булган җирдә дымлы салкынча һава булырга һәм кирәкле күләмдә сыеклык эчелергә тиеш. Әгәр сыекча, ягъни маңка, кипсә, бала авыз белән сулаячак, шул рәвешле бронхлардагы сыекча да кибәчәк, ә бу үз чиратында бронхит һәм пневмония куркынычы тудыра.

Бүлмәдә һава температурасы 22 градустан югары булса, маңка бик тиз кибә.

Борын куышлыгын юешләтеп торырга мөмкин, иң җайлы ысул физраствор куллану, аны курыкмыйча ярты сәгать саен салып торырга була. Шулай ук эктерцид дигән препарат бар, аны ике сәгатькә бер кулланырга мөмкин. Гади томау вакытында тамырларны тарайта торган препаратлар (санорин, назол) кулланырга кирәкми. Башта алар булышкан кебек була, маңка бетә, ләкин соңыннан борын куышлыгы шешенә. Маңка юк, ә балага суларга кыен. Баланың сулыш алуы әйбәтләнсен өчен тагы бу препаратларны кулланырга туры килә һәм бу шулай дәвам итәчәк. Томау ул организмның көрәшүен аңлата. Комачауламасагыз, ул үзе бетәчәк.