Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 августа 2022 10:02

Баланы ничәдә йоклатырга?

Бала кич белән сәгать ничәдә йокларга тиеш дигән сорау борчымаган әти-әни юктыр мөгаен. Танылган врач Комаровский берничә киңәш бирә. Баланы йоклатыр алдыннан, көн дә бер эшләрне эшләргә кирәк. Мәсәлән, массаж, гимнастика, ваннада коену һәм шуннан соң йокларга яту. Бала бу көндәлек эшләргә ияләнә һәм йоклар вакыт җиткәнен аңлый башлый. Икенче...

Бала кич белән сәгать ничәдә йокларга тиеш дигән сорау борчымаган әти-әни юктыр мөгаен. Танылган врач Комаровский берничә киңәш бирә. Баланы йоклатыр алдыннан, көн дә бер эшләрне эшләргә кирәк. Мәсәлән, массаж, гимнастика, ваннада коену һәм шуннан соң йокларга яту. Бала бу көндәлек эшләргә ияләнә һәм йоклар вакыт җиткәнен аңлый башлый.

Икенче кызыклы сорау, ничәдә йоклатырга соң. Евгений Олегович әйтүенчә, аның билгеле бер вакыты юк. Аны һәр әти-әни үзенә җайлаштырырга тиеш. Мәсәлән, әти кеше иртәнге 10 эшкә бара икән, баланы төнге 12 йоклатсаң да була.

Шулай итеп баланы йоклатыр өчен иң кулайлы вакыт – әти-әни өчен куйлай булган вакыт. Ә сез бу сүзләр белән килешәсезме, хөрмәтле әти-әниләр?