Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 декабря 2019 10:56

Бармак белән ашау

Балага 7-8 ай булгач, аңа үзе бармаклары белән ашый алырдай ризыклар бирә башларга кирәк. Бармак белән бала әллә ни күп ашый да алмый, ләкин бу аның үсеше өчен бик кирәкле этап булып тора. Бармак белән ашау вак моторикага уңай йогынты ясый. Бала шулай ук төрле формадагы, хәлдәге ризыклар белән таныша,...

Балага 7-8 ай булгач, аңа үзе бармаклары белән ашый алырдай ризыклар бирә башларга кирәк. Бармак белән бала әллә ни күп ашый да алмый, ләкин бу аның үсеше өчен бик кирәкле этап булып тора.

Бармак белән ашау вак моторикага уңай йогынты ясый. Бала шулай ук төрле формадагы, хәлдәге ризыклар белән таныша, ул әнинең ярдәменнән башка да ашап була икән, дигән фикергә килә.

Бармак белән ашауны башлар алдыннан Комаровскийдан берничә киңәш:

  • ризыкны күбрәк итеп әзерләгез, чөнки баланы бармак белән ашарга өйрәткәндә, аның күп өлеше сарыф ителәчәк;
  • ашамлыклар бала аңкавы белән чәйни алыр дәрәҗәдә йомшак, ләкин ботка хәлендә булмаска тиеш, мәсәлән, пешкән кишер яисә бәрәңге, кайбер җиләк-җимешләр;
  • ашамлыкларның формасы һәм күләме төрле булырга мөмкин, зуррак кисәкләрдән башларга тәкъдим итәбез;
  • ризыкта каты әйберләр булмаска тиеш, мәсәлән, кабыклар, сөяк кисәкләре, төшләр;
  • бармак белән ашауны баланың үзенә генә тапшырырга ярамый, һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк;
  • бу процесс вакытында баланың игътибарын башка җиргә юнәлтмәскә;
  • һәм, әлбәттә, баланың да әнинең дә куллары чиста булырга тиеш.