Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 декабря 2019 06:12

Иркә бала

Хәерле көн! Килешәсездер, бала туу гаиләдә бик зур шатлык. Яңа туган баланы гаиләдә мәхәббәткә күмәләр. Бу бер яктан начар да түгел, киләчәктә ул үзенең балаларына да шул мәхәббәтне өләшәчәк. Ләкин артык ярату, игътибар белән арттырып җибәрүчеләр дә бар. Баланың барлык теләкләрен дә үтәргә тырышалар, нәтиҗәдә ул үзенә бар нәрсә дә...

Хәерле көн! Килешәсездер, бала туу гаиләдә бик зур шатлык. Яңа туган баланы гаиләдә мәхәббәткә күмәләр. Бу бер яктан начар да түгел, киләчәктә ул үзенең балаларына да шул мәхәббәтне өләшәчәк. Ләкин артык ярату, игътибар белән арттырып җибәрүчеләр дә бар. Баланың барлык теләкләрен дә үтәргә тырышалар, нәтиҗәдә ул үзенә бар нәрсә дә ярый дип уйлый башлый.

Чын-чынлап иркә бала нинди була соң ул, мондый балага хас билгеләрне карап китик:

  • Баланың төп принцибы ‒ «Мин телим!»
  • Бала тыюларны гомумән кабул итми, «ярамый» дисәң көйсезләнә башлый.
  • Ул олыларның хисләрендә уйный белә, алар белән манипулировать итә.
  • Иркә бала мөстәкыйль булмый. Проблемалар да үзеннән үзе хәл ителер дип уйлый.
  • Кеше арасында үзен начар тота. Ул үзен өйдә дә тәртипле тотмый, ләкин көйсезләнүләр кеше алдында була башлагач, әти-әниләр уйга калалар. 2-3 яшьлек балага кешеләрнең нәрсә әйтүләре мөһим түгел, ул барыбер үзенекен эшлиячәк.

Күп әти-әни үзенең баласында бу билгеләрне таба аладыр. Ә менә бала артык иркә булып үсмәсен өчен нишләргә соң? Бала үзе башкарып чыга ала торган эшләрне үзе эшләсә яхшы. Мәсәлән, урамга чыкканда 4 яшьлек баланың үзенә киенергә кушарга кирәк, башта ул аны озак эшлиячәк, ләкин соңыннан тиз киенергә өйрәнер. 2-3 яшьлек бала берәр нәрсә сораса, аңа тулы итеп җавап бирергә кирәк, «әйе», «юк», «белмим» дигән җаваплар гына ярамый. Мәсәлән, бала сөт турында сораса, аңа әйбәтләп аның сыердан алынганын аңлатырга кирәк, ә кибеттән алдык дип кенә түгел. Бала артык иркә булмасын өчен тагы бер киңәш, тыю тыю булып калырга тиеш. Әгәр сез аңа «юк» дисәгез, ул елап җиңсә, бу хәл алга таба да гел кабатланачак. Шулай ук, барлык гаилә әгъзалары тәрбияне бер төрле башкарырга тиешләр. Баланың максатын булдыру өстендә эшләргә кирәк, мәсәлән, «Иртәгә зоопаркка барасың килсә, бүген иртәрәк йоклыйсың», дигән пландарак.

Шулай итеп, баланың тәрбиясе белән кечкенәдән шөгыльләнергә кирәк.