Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 декабря 2019 13:53

Баланың тәүге адымнары

Баланың тәпи йөреп китү мизгеле әти-әни өчен иң куанычлы мизгелләрнең берсе. Бу вакыйга һәрвакыт куанычлы булмаска да мөмкин, мәсәлән, әти-әнине бала кайчан тәпи китәргә тиеш, дигән сорау борчый. Бу процесс иртәрәк башланса, сөякләре ныгымаган дип борчыла, соңа калса үсеше артта кала дип уйлый. Бала тәпи йөреп китәр алдыннан, тотынып басып...

Баланың тәпи йөреп китү мизгеле әти-әни өчен иң куанычлы мизгелләрнең берсе. Бу вакыйга һәрвакыт куанычлы булмаска да мөмкин, мәсәлән, әти-әнине бала кайчан тәпи китәргә тиеш, дигән сорау борчый. Бу процесс иртәрәк башланса, сөякләре ныгымаган дип борчыла, соңа калса үсеше артта кала дип уйлый.

Бала тәпи йөреп китәр алдыннан, тотынып басып тора башлый. Бу хәл иртә башланды дип борчылучы әти-әниләрне Комаровский тынычландырырга ашыга, әгәр бала үзе мөстәкыйль рәвештә гәүдәсен күтәреп торгыза ала икән, димәк бернинди куркыныч та юк, бар да яхшы. Ә менә инде сөякләре ныгып җитмәгән баланы мәҗбүри бастырып куйсалар, бу очракта борчылыр урын бар. Бала үзе мөстәкыйль рәвештә утырырга һәм басарга өйрәнергә тиеш!