Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 декабря 2019 08:05

Балалар өчен нинди ботка файдалы?

Ботка балалар өчен бик файдалы, шуңа да әниләр аның кайсысы файдалырак булуы турында баш вата. Ә танылган доктор Комаровский кайсы боткага өстенлек бирә соң? Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, ботка ул сөттә яисә суда пешерелгән ярма. Аның сөттә яисә суда пешүе дә файдалылыгына бәйле икән. Мәсәлән, күпләребез яраткан карабодайны...

Ботка балалар өчен бик файдалы, шуңа да әниләр аның кайсысы файдалырак булуы турында баш вата. Ә танылган доктор Комаровский кайсы боткага өстенлек бирә соң? Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, ботка ул сөттә яисә суда пешерелгән ярма. Аның сөттә яисә суда пешүе дә файдалылыгына бәйле икән. Мәсәлән, күпләребез яраткан карабодайны сөттә пешерсәк, тимер күп булган карабодай һәм сөттәге кальцийның кушылуы бер дә әйбәт түгел, чөнки кальций тимернең файдалылыгын бетерә.

Бөтендөнья диетологлары ярмалар арасында иң файдалы 7 ярманы аерып чыгарганнар. Беренче урында ‒ карабодай. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, карабодай ярмасы турында күп кенә илләрдә бөтенләй дә белмиләр. Карабодайның туган ягы булган Һиндстанда аны «кара дөге» дип йөрткәннәр, ә хәзер бөтенләй кулланмыйлар икән. Нәрсәсе белән шулай файдалы соң ул? Карабодайда тимер, аксым, клетчатка күп.

Икенче урында ‒ солы ярмасы. Бераз аңлатма кертеп китәргә кирәк, солы ярмасының файдасы ничек эшкәртелүенә бәйле, әгәр ул тиз пешә торган булса ул иң зыянлы ботка булачак, ә менә озак итеп пешерелә торган ярмалардан ботка бик файдалы.

Өченче урында ‒ арпа ярмасы, ягъни перловка. Аның боткасы тимергә, аксымга, клетчаткага бик бай.

Дүртенче урында ‒ тары ярмасы, ул шулай ук бик файдалы.

Бишенче урында ‒ безгә океан артыннан килгән кукуруз ярмасы.

Алтынчы урында ‒ дөге. Без кибеттән сатып ала торган ак дөгенең, файдалы ярмаларга бернинди дә катнашы юк икән. Ә менә көрән дөге бик файдалы, ул күп төрле микроэлементларга, аксымга, клетчаткага бик бай.

Җиденче урында уникаль ярма, ул да булса җитен орлыклары. Аны беркем дә диярлек ботка итеп пешерми бит. Ә җитен орлыгында бик мөһим омега-3 майлары бар, ул шулай ук балыкта була. Ә безнең регионда сыйфатлы балык табуы кыен, ә җитен үсә, шуңа да әниләр колакларына киртләп куйсалар иде.

Ә менә күп кеше балаларга, бигрәк тә олы буын, яратып пешерә торган манный ярмасы бу списокта юк. Чөнки ул бер дә файдалы түгел икән, ул эчэкләрдә озак вакыт эшкәртелми, шуңа да озак вакыт тамак ачмый, ә манныйда углеводттан кала бернинди файдалы матдәләр юк. Әгәр дә без баланың тамагы тую турында гына кайгыртсак, манный боткасы бик әйбәт, ә менә аның файдалылыгы турында уйлансак, бу ботканы пешермәсәк иде.

Хөрмәтле әти-әниләр, бу киңәшләрне читләтеп үтмәсәк иде, ризыкның бит туклыклы, тәмле булуы гына түгел, файдалы булуы да бик мөһим.