Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 декабря 2019 08:24

Баланың битен шарф белән капларга ярыймы?

Әти-әниләр кыш көне балаларына җылы булсын дип авызларын шарф яисә башка әйбер белән каплыйлар. Янәсе, авызга салкын һава кермәсен. Врачлар әйтүенчә, безнең борын һаваны шарфка караганда әйбәтрәк җылыта икән. Ләкин борынны каплап йөрергә ярамый дип катгый рәвештә әйтеп булмый. Урамда түбән температура булса, бала борын белән суларга тиеш, авыз белән...

Әти-әниләр кыш көне балаларына җылы булсын дип авызларын шарф яисә башка әйбер белән каплыйлар. Янәсе, авызга салкын һава кермәсен. Врачлар әйтүенчә, безнең борын һаваны шарфка караганда әйбәтрәк җылыта икән. Ләкин борынны каплап йөрергә ярамый дип катгый рәвештә әйтеп булмый. Урамда түбән температура булса, бала борын белән суларга тиеш, авыз белән суласа салкын һава турыдан-туры бронхларга эләгә, бу бик тә начар. Әгәр дә бала борын белән суламаса, бернинди шарф та һаваны җылытмаячак.

Урамда бик салкын икән, борын туңа һәм тамырлары кысыла, димәк ул һаваны җылыта алмый башлый. Әгәр бу очракта борынны шарф белән капласак, борын җылына һәм кабат үз функцияләрен эшли башлый. Шулай итеп, борын туңган очракта, борынны шарф белән капларга була.