Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 декабря 2019 06:59

Подгузниклар кулланыргамы, юкмы?

Бүген сүзебез бала чүпрәге, ягъни подгузниклар хакында булыр. Аларның кирәкме юкмы икәне турында озак фикер йөртергә була, ләкин хәзерге заманда аны кулланмаган кеше бик сирәк. Комаровский фикеренчә, подгузникларга кагылышлы ике генә проблема булырга мөмкин, акча мәсьәләсе һәм аларны дөрес куллану-кулланмау. Аларны ничек дөрес кулланырга: Бүлмәдә һава температурасы 24-25°С булса, балага...

Бүген сүзебез бала чүпрәге, ягъни подгузниклар хакында булыр. Аларның кирәкме юкмы икәне турында озак фикер йөртергә була, ләкин хәзерге заманда аны кулланмаган кеше бик сирәк. Комаровский фикеренчә, подгузникларга кагылышлы ике генә проблема булырга мөмкин, акча мәсьәләсе һәм аларны дөрес куллану-кулланмау. Аларны ничек дөрес кулланырга:

  1. Бүлмәдә һава температурасы 24-25°С булса, балага подгузникта бик читен булачак. Эссе вакытта гомумән кулланмаска кирәк.
  2. Һәрбер әйбернең башы булган кебек ахыры да булырга тиеш. Подгузник ‒ ул әни өчен. Техника заманында, кер юа торган машиналар булганда, баланы подгузникта булдыра алганча азрак йөртергә кирәк.
  3. Подгузникны бала йоклаган вакытта гына кулланырга була.
  4. Бала авырганда, тән температурасы югары булса, гомумән, подгузникларны саклык белән кулланырга кирәк, чөнки җылылык алмашы бозылырга мөмкин.