Бармак гимнастикасы

Хәерле көн! Күп әти-әни бармак гимнастикасының файдасы турында ишетеп беләдер, ләкин нинди күнегүләр соң ул, ни өчен ул балага кирәк?! Бармак гимнастикасы ул вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләрдән гыйбарәт, ягъни бу күнегүләр вакытында организмның берничә системасы катнаша (мускул, күрү, нерв, сөяк системалары), алар балада куллар белән вак эшләрне башкара алу сәләтен арттыралар. Бу күнегүләрне ике төркемгә бүләләр: пассив һәм актив. Беренче төркемгә керә торган күнегүләрне әти-әни үзе башкара, мәсәлән, уч төпләренә массаж ясау, бармакларын бөккәләп алу һ.б. Ә икенче төркем күнегүләр бала белән башкарыла.

Кулларга гимнастика ясау баланы вак предметлар белән эшләргә, аларны тотарга өйрәтә, калак тотып ашау, киемнәрне төймәләү, аяк киемен бәйләү һ.б. Кулдагы мускулларның ныклыгы алга таба рәсем ясаганда, язганда да булышачак. Тагы бер мөһим ягы бар, вак моториканы үстерүнең сөйләмгә дә файдасы бик зур икән. Без баланың вак әйберләр белән эш итү сәләтен үстергән саен, сөйләмен дә шулкадәр ныгытабыз. Бу күп галимнәр тарафыннан расланган.

Вак моториканы үстерүнең берничә төрен тәкъдим итәбез:

  • кулларга массаж ясау;
  • кечкенә предметлардан торган уенчыклар белән уйнау (конструктор, мозаика, пазллар);
  • рәсем ясау;
  • кисү эшләре;
  • әвәләп ясау.

Баланың вак моторикасын үстерү белән кечкенәдән шөгыльләнергә кирәк һәм бу күнегүләр һәрдаим башкарылсалар тагы да яхшы булачак. Ләкин баланы мәҗбүр итәргә дә ярамый, ул аларны үзе теләп эшли башларга тиеш.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2023 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Казань, ул. Декабристов, 2
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Файзуллина З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»