Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 марта 2020 13:36

Борында казыну

Балагыз борынындагы маңканы ашамыймы? Котлыйм, сезгә бәхет елмайган. Маңка ашаган балалар күбрәктер ул. Танылган доктор Комаровскийга да бу турыда сорау биргәннәр, «Нишләп балалар маңкаларын ашыйлар?». Докторның җавабы болайрак яңгырый: «Балаларның борыннарыннан чыккан әйберләрен авызга тутырулары турында медицина фәнендә бер фикер дә юк. Кайбер галимнәр бу мәсьәләне күтәреп чыгалар һәм бу...

Балагыз борынындагы маңканы ашамыймы? Котлыйм, сезгә бәхет елмайган. Маңка ашаган балалар күбрәктер ул.

Танылган доктор Комаровскийга да бу турыда сорау биргәннәр, «Нишләп балалар маңкаларын ашыйлар?». Докторның җавабы болайрак яңгырый: «Балаларның борыннарыннан чыккан әйберләрен авызга тутырулары турында медицина фәнендә бер фикер дә юк. Кайбер галимнәр бу мәсьәләне күтәреп чыгалар һәм бу хәлне фәнни яктан аңлатырга да тырышалар. Алар фикеренчә, борын эченнән чыккан кипкән сыекчада иммунитетны саклый торган факторлар һәм шулай ук төрле микроблар бар. Шушы факт нигезендә галимнәр маңка ашау иммунитетны эшләтеп җибәрә һәм аллергиядән саклый диләр. Алар дәлил итеп, артык гигиена сакланмаган гаиләләрдә, аллергия белән интегүче балаларның булмавын китерәләр. Бу фикерләр, әйтүебезчә, дәлилләнмәгән. Йомгаклап шуны әйтәм: балаларның ни өчен маңка ашавын фән белми, бу шөгыль бала организмына зыян китерми, бу матур күренеш түгел, борын эчендәге сыекчаның кибүе баланың коры һава сулавы турында сөйли».